Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Коточкыч»: журналист Илнур Фәйзрахманов биш айда 50 килограммга арткан

news_top_970_100
«Коточкыч»: журналист Илнур Фәйзрахманов биш айда 50 килограммга арткан
Фото социаль челтәрдән

Журналист, «Тәртип» радиосы алып баручысы Илнур Фәйзрахманов симерүе белән халыкны шаккатырган. Хәзер ул – 150 кг!

«И-и-и, кайттыгызмыни, камыр ризыгы, бәрәңге, токмач, кетчуп, ипигә ак май белән варенье ягып ашап июньнән ноябрьгә кадәр җыйган килоларым?! Ну нәрсә, Илнур! Антирекорд!!! Июньнән ноябрьгә кадәр + 50,7 кг. Котчыкмалы!Бүгеннән бер грамм гына да +ка китергә тиеш түгел. Һәр көнне үлчәнеп күрсәтәм. Аллаһ боерса, биш айда җыйган 50 кг биш айда ташланырга да тиеш», – дип, колач җәеп артык авырлыгын каршылаган кебек язган ул.

Шулай ук журналист төп консультанты хатыны Гөлназ булуын да искәрткән һәм үзе белән бергә ябыгырга да чакырган. Баш иганәче – танылган бер челтәрле бизнес компаниясе булуын да искәрткән ул.

Билгеле булганча, Илнур әлеге компаниянең продуктлары белән берничә тапкыр ябыгып карады инде. Кызганычка, артык авырлык кына бик тиз әйләнеп кайта.

«Биш айда 50 кг? Ничек җыярга була аны? – дип шаккатучыга: «Хатын бит тәмле ашата», – дип акланмакчы булган Илнур.

«Әйдә, алдама, – дип җаваплаган хатыны Гөлназ. – Коточкыч! Сәламәтлеге үз кулында, барысын да белә ул. Менә карыйбыз инде хәзер ихтыяр көчен», – дип тә өстәгән ул.

«Булдырасың! 50 кг! Минем июньнән башлап антирекорд 4 кг», – дип шаккаткан икенче берәү.

«Энем, физик эш белән шөгыльләнмисеңме әллә? Гел өстәл артында гына язып утырма инде», – дип язучыга: «Физик эш күп инде. Кухня – зал – бәдрәф – зал – кухня маршруты буенча шактый җәяү йөрелә», – дип, төшенкелеккә бирелмәскә тырышкан Илнур.

Бу комментарийларны язучыларны наданлыкта гаепләгән берәү:

«Апалар, физик эшләү, утырып эшләүме хикмәт? Бөтен проблема – авызны вакытында тыймау, рәттән умырып ашау. Иң мөһиме – дөрес туклана белү».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100