Журналист Илнур Фәйзрахманов Азат Фазлыевның концертларына билетлар сатылмавына борчылуын белдергән. Бу хакта ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә яза.
«Азат Фазлыевның концертына билет юнәттем. Билетлар бар әле, күп әле. Әмма болай булырга тиеш түгел. Бу пассивлык Яңа ел ялларның зәхмәтедер, бәлки…
Заманында Азат Фазлыев «девятка»сына аппаратура тутырып, мәҗлесләргә күп чакрымнар йөрелде. Азатның җырларын яратканнарын яхшы беләм. Банкетларда чыгыш ясау үзенә таләпчәнлекне киметмәсә ярар иде, дигән куркуым да бар иде. Шөкер, Азат үсә. Иҗатын да, эшмәкәр буларак уңышларын да күзәтеп барам. Мактаулы исемгә лаек булса да, һаман сузыла килә. Быел әлеге концерт шул юнәлештә саллы нокта булырга тиеш, дип беләм. Димәк, тарихи концерт», – дип язган ул.