news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Гөлнур Сафиуллинадан кара карлыганнан тиз генә ясала торган кайнатма рецепты

news_top
Журналист Гөлнур Сафиуллинадан кара карлыганнан тиз генә ясала торган кайнатма рецепты
Гөлүзә Василова

«Карлыганны җыеп бетермәүчеләр бармы әле? Булса, бу рецепт сезнең өчен! Мин карлыганны инде күп еллар менә болай итеп кенә куям», – дип тәкъдим иткән журналист Гөлнур Сафиуллина.

Берәр литр ике банка алырга. Берсенә – чистартылган, юылган карлыган, икенчесенә шикәр комы тутырырга.

Плитәгә кәстрүл белән су кайнатырга куярга. Карлыганны изәргә табак әзерләргә. Банкадагы шикәр комын шул табакка салырга.

Су кайнап чыккач, карлыганны дуршлагка салып, 1 минут кайнап торган суда тотып алырга.

1 минут узгач, судан алып, табакка – шикәр комы өстенә бушатырга. Шунда ук төя башларга. Төеп бетерүгә банкаларга тутырырга. Суыткычта сакларга.

«Беренчедән, болай карлыган бик тиз төелә, икенчедән – искиткеч тәмле була, чын желе! Быел рецептка үзгәреш керттем – азрак кура җиләге дә куштым», – дип язган «Сөембикә» журналының баш мөхәррире урынбасары.

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар