news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист Габдерәхимнең каберенә таш куелган

news_top
Журналист Габдерәхимнең каберенә таш куелган
"Акчарлак" газетасының телеграм-каналыннан

Татар журналисты Габдерәхимнең (Рөстәм Юнысов) каберенә таш куелган. Бу хакта «Акчарлак» газетасы хәбәр итә. «Аллаһка шөкер», – дип язалар газетаның «Телеграм» каналында, кабер ташының фотосын урнаштырып.

Габдерәхим «Акчарлак» газетасында, «Курай» радиосында эшләде. Аны барысы да беркемнекенә дә охшамаган интервьюлары, үзенчәлекле язу стиле аша беләләр. Белеме буенча артист: Казан театр училищесын тәмамлаган, Тинчурин театрында эшләп алган.

Журналист 2021 елның 17 апрелендә вафат булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар