Журналист Фагыйлә Шакирова: «Берьюлы ике хуҗаның колы булып булмый»
«Интертат»ның «ВКонтакте» аккаунтында туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасының чираттагы кунагы танылган блогер, «Сөембикә» журналы журналисты Фагыйлә Шакирова булды. Әңгәмәнең кызыклы өлешләрен укучыларыбызга да җиткерәбез.
«Миңназыйм Сәфәровка мине эшкә алмаганы өчен рәхмәт әйтәм»
Фагыйлә, син – танылган блогер, журналист. Үзеңә кайсы өлкә якынрак? Ике өлкәдә дә эшләгәч, блогерлар белән журналистлар арасында аерма сизәсеңме? Син үзеңне блогер дип саныйсыңмы, журналист дипме? Бу өлкәләр синең эшчәнлегеңдә аерылып торамы, әллә инде тәңгәлләшеп беттеме?
Мин үзем Казан дәүләт университетының журналистика факультетында укыдым. Бу – 90 нчы еллар иде. Без «суверенитет» дип, татар рухында укыдык. Дипломым буенча журналист булгач, үземне журналист дип саныйм. Мин икенче курстан башлап эшли башладым. «Татарстан хәбәрләре» дигән газета нәшер ителде, редакторы Ренат Харис иде. Икенче курста шунда килеп кердем һәм журналистлар белән таныштым.
Аннан радиода да «Сезнең хатлар» дигән тапшыру алып бардым. Телевидениедә «Чулпан» тапшыруында эшләдем. Мин алып барган туры эфирга Хәния Фәрхинең, Вафирә Гыйззәтуллинаның килгәне бар. Телевидениедән соң банк юнәлешендә хезмәт куйдым. Бу өлкәдә 20 ел узгач, анда эшләп арыдым, мине инде онытып та бетерделәр. Минем журналистикага кайтасым килде. Миңназыйм Сәфәровка резюмены җибәрдем, эшкә алуын сорадым. Рәхмәт, Назыйм абый, мине эшкә алмаганыгыз өчен. Мин 15 меңгә дә эшләргә риза идем, телевидениегә кайтасым килде.
Блогерлык юнәлешенә кереп китүем ничек булды соң? Мин ютуб-каналлар карамый идем. Кызым ул вакытта 5нче сыйныфта укый. Ул видеолар төшерә дә үзенең каналына куя. Ошамый да ябып куя. Мин аннан «нишлисең, кызым?» дип сорадым. Ул миңа блогерлар турында сөйләде, аларның эшчәнлеген аңлатты. Мин банкта эшләгәч, безгә соцчелтәрләрдә утырырга ярамады. Без банкта «цифровое рабство»да идек. Банктан киткәч, үземнең ирекле икәнемне тойдым. «Татмедиа»га урнаштым. Мин башта эшләп күрсәттем. Үз каналымны алып бара башладым. Кая барам, шунда халыкка кызык булганнарны төшереп алып күрсәтәм.
Элек әңгәмәләрдә «Ютуб» – ул татар өчен түгел, анда татар контентын булдырып булмый» дигән фикерләр яңгырады. Ничек инде булмый? «Ютуб» – дөньяның икенче зур видеохостингы. Ә безнең татарлар күпме менә Җир шарында? Аларның күбесе чит илләрдә, чит регионнарда яши. Бүгенге көндә мине «Ютуб»та 82 мең татар карый.
«Үземнең фикерне бер кешегә дә такмыйм. Шуның белән мин отам»
Әле күптән түгел генә син «ВКонтакте»да төркем ачтың, тиз арада бик күп кеше җыелды. Татар аудиториясе. Бүгенге көндә ничә кеше җыелды?
Бүгенге көндә «ВКонтакте»да 50 мең татар карый мине.
Социаль челтәрләрдә кешеләрне җәлеп итү өчен ниләр эшләргә кирәк?
Соңгы арада «Ютуб»тан блогерлар китә, чөнки монетизация бетте. Сәбәпләре бөтенебезгә дә билгеле. Миңа «ВКонтакте» кызык тоелды. Ярты ел гына әле анда эшли башлавыма. Әле яңа гына бер төркем ачтым, анда мин 18 меңгә якын татар җыйдым.
Халык бүген күбрәк «ВКонтакте»да утыра. «Ютуб»ны да алып барам. Анда язылган комментарийлар буенча шуны әйтә алам: анда бик акыллы язылучылар. Хәтта чит ил, Россиянең башка регионнарыннан булган татарлар анда дөрес итеп, татар шрифты кулланып яза. «ВКонтакте»дагы комментарийлар «Ютуб»тагы комментарийлардан аерыла. «Ютуб»та фәнгә нигезләнгән, үзләренең уйларын белдерәләр. Минем каналларда төрле халык, төрле фикерле кешеләр. Минем аларның һәрберсенә сүз бирәсем килә. Үземнең фикерне бер кешегә дә такмыйм, алар белән сүз көрәштереп утырмыйм. Шуның белән мин отам.
«ВКонтакте»да сүгенү сүзләре белән комментарийлар калдырырга яраталар, бер-берсен гаепләп утыру да еш сизелә. «Ютуб»та мин андыйны очратканым булмады.
Сине таныйлар, үзеңнең аудиторияң бар. Бәлки, кешеләрне җыю сиңа бик авыр да түгелдер. Ә менә гади бер кеше бүген социаль челтәрдә, татар кешеләрен берләштереп, аудитория тупласын өчен нишләргә кирәк? Эшне нәрсәдән башларга? Һәм теләсә кем таныла аламы?
Нишләп алмасын? Ала. «ВКонтакте»да бик күп төркемнәр эшли, аларны кем алып барганын да белмибез. Үзләрен күрсәтми генә эшлиләр. Алар журналист та түгел, язучы да түгел. Төркемнәрен булдырганнар һәм эшлиләр.
Мин үземнең геройларымны яратам. Бүген менә әңгәмәгә килгәндә, кәефем булмады әле, чөнки бер начар хәбәр ишеттем. Мин Арча районы егетләренең хәрби хезмәткә китүе турында тапшыру төшергән идем. Бүген миңа шул егетләрнең берсе вафат булуын хәбәр иттеләр. Бик борчылам. Шуңа күңелем елый, фикерләрем дә таркаурак.
«Бервакытта да ике урындыкта утырып булмый»
Хәзерге көндә бу эшчәнлек сиңа акча китерәме?
Мин акча эшли башлаган идем. Менә хәрби операция башланды. Һәм монетизацияне бетерделәр. Кайбер блогерлар чит ил симкалары алып, үзләренең каналларыннан барыбер акча эшлиләр. Миннән еш кына, нигә рус телендә алып бармыйсыз, дип сорыйлар. Караучыларың күбрәк булыр иде, диләр. Мин татар халкы өчен эшлим. Мин үз юлымны сайладым. Әтием миңа әйтә торган иде: «Фагыйлә, берничек тә ике милләткә хезмәт итеп булмый», – дип.
Татар артистларын карап барды ул. Ренат Ибраһимов чыкканда, ялгышты бу егет, дия иде. Хәзер татарлар аны «юк, ул татарныкы түгел, русныкы, дип әйтәчәкләр», ә руслар «юк, ул безнеке түгел, татарныкы, дип әйтәчәкләр» диде. Минем әти үз вакытында 30ар газета-журнал яздырды. Алдан фаразлый белә иде. «Кызым, бервакытта да ике урындыкта утырып булмый, ике хуҗаның колы булып булмый», – дип әйтә иде миңа.
«Соцчелтәрләр – минем стихия»
Бер очрашуда журналист Рузилә Мөхәммәтова шундый сүзләр әйтте: «Блогер үзен сата, ә журналист мәгълүмат сата». Килешәсеңме?
Килешәм, әйе. Мин менә блогер да, журналист та.
Хәзер блогерлар рәхәтләнеп акча эшләп йөриләр. Әле күптән түгел бер блогер кызны караган идем, «секондхенд»ка кергән, андагы киемнәрне кигән дә, йөри шуларны күрсәтеп. Үзе мерседеста йөри, «секондхенд»ка кергән. Ул бит инде анда бушка йөрми. Блогерларның максаты – акча эшләү.
Ә журналистларның хезмәт хаклары да аз, әмма ләкин алар «без – журналист» ди, «безнең язмалар халыкка хезмәт итәргә тиеш» ди – аларда идея беренче йөри.
Ә мин үземне блог алып баручы журналист дип саныйм. Мин халык белән эшләргә яратам. Халыкны туплау – ул минем стихия. Соцчелтәрләр дә, бәлки, минем стихиядер.
«Фагыйлә уйлап чыгарган, дип әйтерләр кебек»
Синең күптән түгел китабың да басылып чыкты. Китап язу синең хыялың идеме? Тагын язарга уйлыйсыңмы?
Мин татар хатын-кызлары язмышлары турында китап чыгардым. Китап чыгарырга Аллаһы Тәгалә насыйп итте.
Балачактан әбинең Коръән укыганы сеңеп калган. Минем мәҗлесләр алып барганым бар, дип, кызларны да көлдердем әле. Нинди мәҗлесләр, дип сорыйлар. Бер кеше үлгәч, мулла килмәгән иде. Бөтен кеше аптырап утыра. Мин шунда, әйдәгез, үзем укыйм, дидем. Китаптан ятлап өйрәнгән түгел, әбинең укыганы шулай истә калган.
Радиода эшләгәндә, әбиләр, елый-елый, үзләренең язмышларын сөйли иде. Ул вакытта мин яшь кенә кыз. Бер апа елап килгән. «Кызым – университетта профессор, улым – Мәскәүдә атом физикасы буенча зур белгеч. Балаларым минем янга килеп тә карамый», – дип елап сөйләгән иде. Ул әбинең өенә бардым. Өендә – тузан. Килеп тә караучы юк. Шундый зур шәхесләр үстереп, бүгенге көндә ялгыз калган аналар бар. Без аны тапшыруда сөйләттек, тавышын үзгәрттек. Барыбер кызлары ишеткәннәр тапшыруны. Шуннан соң тавыш та чыгып йөрде.
Тагын бер язмыш турында әйтеп китим әле. Бик күп хатлар язалар иде. Берсе яза: «Мине психоневрологик диспансерга яптылар. Кызым Фагыйлә, кил әле хәл белергә. Мин акылдан шашкан кеше түгел», – ди. Мин, яшь кыз, киттем шунда. Башта диспансерның директоры белән сөйләштем. Ул мине авырулар янына алып керде. Шул коридорны мин әле дә хәтерлим. Тирә-юньдә акылдан шашкан кешеләр: берсе көлә, берсе чүгәләгән, берсе Наполеон, берсе бии. Шундый курыктым. Бер бүлмәгә кердек. Анда яулыкларын дүртпочмаклап матур итеп бәйләгән 4 әби утыра. Кулларында дисбеләр. Директор әйтә, алар акылсыз түгел, аларны балалары алып килеп урнаштырды, ди. Сәбәбе – фатир мәсьәләсе. Мин ул апаның йөзен дә хәтерлим. Ул апаның әйткәннәре истә. «Кызым, безне монда шундый әйбәт карыйлар, ашаталар, әмма пенсиябезне генә бирмиләр. Минем ул пенсиягә җимешләр, алмалар аласым килә», – ди. Мин аның шушы сүзләрен генә хәтерләп калганмын.
Минем күңелемдә шундый язмышлар бик күп җыелды. Аларны язсаң, Фагыйлә уйлап чыгарган, ялганлый, дип тә әйтерләр.
«Сөембикә» журналы сайтында мин татар хатын-кызлары язмышы турында язам. Бу китапны да шушындый язмышларның барлыгын халык ишетсен, халык күрсен, дип чыгардым. Китапларымны саткан акчага икенче, өченче китап чыгачак. Алар инде әзер.
«Блогерларны журналистлар таныта»
Блогерларны укучылар, социаль челтәрләрне күзәтеп баручылар, тамашачы таный, аларны белә. Аларның исемнәре билгеле. Ә журналистларны белмиләр диярлек. Бигрәк тә татар журналистларын. Аларны танысыннар өчен ниләр эшләргә кирәк икән? Журналистика белән блогерлар арасында ниндидер каршылык бар: блогерлар үзләрен журналистлардан популяррак дип мактана, журналистлар, блогерлык – ул журналистика түгел, ди. Кем хаклы һәм кем хаксыз?
Блогерлар – алар үзләрен үзләре ясаган кешеләр. Кемдер ашарга пешереп, кемдер киемнәр күрсәтеп, кемдер бакчасын күрсәтеп халык җыйган. Ә журналистлар алар халыкка, шул ук вакытта блогерларга да хезмәт итә. Журналистлар шушы блогерларны да таныталар. Артистларны журналистлар популяр итә. Әле хәзер генә алар үзләренең блогларын алып барып, үзләрен бераз таныталар. Ә элек алар журналистларсыз бернәрсә эшли алмыйлар иде.
Журналистлар халыкка хезмәт итә, ә журналистларны, үзләрен үзләре күтәрмәсәләр, кем күтәрсен?
Ярый менә соцчелтәрләр чыгып аларга үзләренең шәхси брендларын күрсәтү мөмкинлеге булды. Хәзер күп кенә журналистлар үз сәхифәләрен актив алып баралар һәм үз эшчәнлеген халыкка күрсәтә беләләр. Соңгы вакытта да «Татмедиа»ның медиа директоры Алсу Исмәгыйлева шәхси бренд турында укыту оештырды. Күпме журналист өйрәнде. Журналистлар алар үзләрен дә яклый белергә, үзләренең бәяләрен белергә тиеш. Бездә ул әле аксый.
Татар журналистикасына нәрсә җитми?
Җитми торган нәрсәләр күп инде. Аны һәр журналист үзе белә.
«Халык үзенең асылын оныта башлады»
Хәзер менә «сары» матбугат белән нык мавыгалар, дип әйтәләр.
Без үзебез гаепле. Һәрвакыт беренче урында артистлар иде. Үзебез шундый «сары» темалар эзләп йөрдек. Халык шуны ярата. Халык, бәлки, уйларга теләмидер. Телевидениены алсак, халыкка нинди тапшырулар тәкъдим ителә: җырлыйлар, бииләр, сериал, яңалыклар, капка төбендә тагын гармуннар белән чыгалар.
Көне-төне җыр-бию, мәзәк тыңлагач, халык ничек уйларга өйрәнсен? Мин гореф-гадәтләрне беренче чиратка куяр идем. Бүгенге үзгәрешләр чорында халык үзенең гореф-гадәтләреннән читкә китте, үзенең асылын оныта башлады.
Икенчедән, тарихи тапшырулар кирәк. Мин белгечләрне студиягә чакырып утырмас идем, ә репортаж формасында Казан Кремле буенда, Болгарда төшерер идем. Тарихка кайтырга кирәк. Өченчедән, безнең татар халкы гомер-гомергә укымышлы булган. Халыкка китаплар турында да тапшырулар күп кирәк. Элек радиода да спектакльләр була иде, китаплардан өзекләр укылды. Яңа чыккан китапларга тапшырулар әзерләнде. Шул җитми хәзер.
Хәзер блогер хезмәтен җитәкчеләр дә таный. Блогерларны «Бәллүр каләм»дә дә бүләклиләр. Киләчәктә блогерлар журналистларны алыштырмаслар микән? Журналист һөнәре бетмәсме, ничек уйлыйсың?
Журналист һөнәре бетмәячәк, әмма эшләү алымнары үзгәрәчәк. Журналистлар, бәлки, аерым корпорацияләргә хезмәт итүдән тыш, үзләренә хезмәт итә башларлар. Шәхси бренд үсә, һәм ул үзенең каналы аша үзенә акча эшли.