
Узган ялларда Актанышта кияү егете Азат һәм журналист Энҗе Габдуллинаның туе гөрләп узган. Бәйрәмне Булат Бәйрәмов белән Ләйсән Гыймаева алып барган.
««Азат – Энҗе» туена әзерлек ярты ел алдан башланды. Яшьләр белән бергәләп һәр детальне, һәр блокны аерым уйлап, таймингны җентекләп язып, кайчак төнге 2ләргә хәтле дә сөйләшеп утырдык.
Шуңадыр туй бер тында, бер дулкында узды да китте. Кунакларга – аерым респект, алар «ут» булса, яшьләребез «ялкын» иде», – дип язып, туй күренешләре белән уртаклашты Булат Бәйрәмов.
Энҗе Габдуллина – блогер, «Интертат» электрон газетасының элеккеге журналисты, хәзер «Ялкын» журналының баш мөхәррире. Ул 2022 елда республика күләмендәге «Татар кызы» бәйгесендә җиңү яулаган иде.