Журналист булу өчен сәләт кирәк: Эльвира Шакирова «Интертат», шоубиз, хыянәт һ.б. турында
«Интертат» электрон газетасы «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итә. Чираттагы герой – шоу-бизнес өлкәсендәге кызыклы язмалары белән танылган журналист Эльвира Шакирова!

«Балачакта татарча «Бразилия сериалы»н яздым!»
– Һәр журналистның бу өлкәгә килүе, шушы һөнәрне сайлау тарихы бар. Сине журналистика нәрсәсе белән җәлеп итте икән?
– Мин бәләкәй чактан ук дәү әни-дәү әтиләр тәрбиясендә татар мохитендә үстем. Казан кызы булсам да, өйдә һәрчак татарча сөйләштек. Шуңа күрә фикерләвем, сөйләмем дә татар телендә иде. Мәктәптә укыган вакытта «журналист» дигән һөнәрне белмәдек. Укытучы булырмын, дип уйладым. Үсә төшкәч укытучым: «Син журналист булырсың», – дип әйтә башлады. Нинди һөнәр икән бу дип, үзем дә кызыксына башладым.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
– Ә язып караганың бар идеме соң?
– Хикәя, иншаларны яратып, илһамланып яза идем. «Язып бир әле, Эльвира апа, булыш әле», – дип мөрәҗәгать иткән, тулай торакта күршедә яшәүче кызларга-егетләргә дә «юк» дип әйткәнем булмады. Еш кына бер үк темага язылды, чөнки барысы да бер сыйныфта укый. Шулай итеп, бер темага берничә хикәя язып биргән чаклар да булды.
Шуны да әйтергә кирәк: мин үскән вакытта – 1990 елларда – кесә телефоннары булмады. Еш кына җәйге каникул вакытында авылга кайтып китә идем. Иртән идәннәр юып, бакчада эшләп керәсең... Көн озын, тагын нишләп була? Күңелсез булмасын өчен шөгыль уйлап табарга тырыша идем. Менә, мәсәлән, бер зур калын дәфтәр алдым да сериалга сценарий яза башладым. Бразилия сериалларының популяр вакыты: берсе беткәч, икенчесе башлана... Шуларны карап, илһамланып, үземнең сериалны язып карыйсы килгән, күрәсең. Геройлар уйлап табып, диалоглар корып, үземнең татарча «Бразилия сериалы»н яза башладым. Шуннан тәм табып, язудан туктый алмадым.
– Дәфтәрне язып тутырдың әллә?
– Язып кына тудырдыммы?! (Елмая) Күз алдына китерәсеңме, 4 калын дәфтәр яздым! Әле мин күзаллаган сериал сюжетының яртысына да җитмәгән идем (көлә). Озак бара бит ул. Мин дә шулай сюжет линияләрен, вакыйгаларны суза идем. Анда берничә гаиләне, аларның мөнәсәбәтләрен, проблемаларын сурәтләргә кирәк. Кечкенә бала шуларны ничек яза алган, диген. Ул дәфтәрләр әле дә өйдә саклана.
Язу сәләте әнием Раиләдән күчкәндер, дип уйлыйм. Әтисе үлгәч, ул бер дәфтәр бәет, шигырьләр язган булган. Хәзер дә туганнарга-дусларга бәйрәмнәрдә матур котлаулар яза.
Шулай итеп, укытучыбыз 2 генә укучыга сүзен әйтте: «Эльвираны – журналист, Илшатны театр артисты итеп күрәм», – диде. Мин журналист булдым, ә классташым Илшат төзелеш өлкәсен сайлады.
«Журналист буласым килә дип, килдем дә утырдым»
– Ә син, димәк, укытучың әйткәнгә журналистика өлкәсенә барырга уйладың?
– «Журналистика – төпле һөнәр түгел, җитдирәк һөнәр сайла әле», – дип, әни мине, этә-төртә, түләүле колледжга – юридик факультетка укырга кертте. Группадашлар белән беренче көннән үк дуслаштык, укуы да кызык булды. Ләкин күңелгә нәрсәдер җитмәде. Колледжны тәмамлап, юридик факультетка институтка укырга керергә тиеш идем.
«Әни, журналистика факультетына бюджетка укырга керим әле, үзем керәм, укыйм, сездән акча сорамыйм», – дидем. «Нишлисең инде, ярар», – дип, әни ризалашты.
Казан дәүләт университетының журналистика факультетына укырга керәсемне белеп, зур ышаныч белән бардым. Укырга керергә килгәч, бөтен абитуриентның алдында портфолиосы – теге яки бу газета-журналда басылып чыккан мәкаләләре бар иде. Алар мәктәптә уку дәверендә каядыр язганнар.
– Ә син?
– Мин беркая язмадым. Бөтенләй тәҗрибәм, портфолиом юк. Журналист буласым килә дип, килдем дә утырдым. Ә башкаларның – калын-калын папкалар! Ныклап әзерләнгәннәр, язганнар, кирәк икәнен дә белгәннәр. Ә миңа әйтүче булмады. Укытучым да «газеталарга язгала әле» димәгән, күрәсең. Шулчак эчемдә ниндидер бер курку хисе дә бар иде, алырлар микән, дип шикләндем.
Имтиханнарны әйбәт тапшырдым, мине алдылар. Еллар узгач, шундый нәтиҗәгә килдем: журналист булу өчен Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт кирәк.
Бездә укыган кызларның берничәсе генә журналист булды, калганнар төшеп калды, чөнки сәләтләре юк. Берсе – чәчтараш, калганнары башка һөнәр сайлады. Бирелмәгәч – юк инде.
«Чибәрлегең, матурлыгың бар, син миңа туры киләсең...»
– Уку дәверендә «Кайда эшләргә теләр идем икән?» дигән сорау туадыр. Кайбер журналистлар телевидение яки газета редакциясенә баруларын, шунда алга таба эшләячәкләрен төгәл сайлап куя. Сиңа кайсы редакция якын булды?
– Журналистика факультетына 19 яшьтә укырга кердем. Читтән торып укый башладым. Шулай булгач, мин тиз арада эш табарга тиеш идем. Кая барырга икән, дип, әни белән уйга калдык. Сөйләшеп утыра торгач, әнинең туган авылы – Мамадыш районы Кыерлы авылында бер күрше абый искә төште. Ул прокурор булып эшли иде. Әни аның белән киңәшләшеп карарга булды. Бер танышына шалтыратып карарга сүз бирде.

«Интертат» электрон газетасы редакциясендә
Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
Алга китеп әйтим, аның ул танышы – «Интертат» электрон газетасының баш мөхәррире Әлфия Туфан кызы Миңнуллина булып чыкты. «Килеп карасын», – дип әйткән Әлфия Туфановна. Әлфия апаны «татар интернет журналистикасының әнисе» диләр. Ул вакытта үзенең командасына яшь кызлар җыя торган булган. Кем эшли ала – кала, кем булдыра алмый икән – китә. Мин әнә шушы моментка эләктем.
Әлфия Туфановна янына куркып кына килдем. Эшли беләләрме, юкмы – бөтен кызларны алды. Аннары эш барышында кемдер калды, кемдер китте. Дөресен әйткәндә, мин калырмын дип уйламадым. Чөнки, әйткәнемчә, аңа кадәр бернинди тәҗрибәм булмады.
Әлфия апа миңа Эчке эшләр министрлыгыннан (МВД) килгән сводкаларны тәрҗемә итәргә кушты. Мин язып бирәм – Венера Фәсхетдинова дигән кызыбыз карый да яңадан күчереп яза иде. Шуны әйтә алам: тәрҗемә итәр өчен аерым бер сәләт кирәк. Ул – бик авыр өлкә. Турыдан-туры тәрҗемә итәргә ярамый. Әлфия Туфановна тәрҗемә текстларымны карады да: «Язу сәләтең шундый гына икән. Ярый, өйрәтәм мине сине. Чибәрлегең, матурлыгың бар, син миңа туры киләсең», – дип җавап бирде. Аннан соң кайсыдыр курста тәрҗемә темасына курс эше дә яздым әле.

«Интертат» электрон газетасы редакциясе
Фото: Эльвира Шакирова архивыннан
«Иң әйбәт коллектив «Интертат»та булган икән»
– Тәрҗемә текстларын яхшыртыр өчен нәрсә эшләдең?
– Элек матбугат киоскларыннан бик күп газета-журналлар сатып ала идем. Иртән шуларны укып чыгам да, Әлфия апа укыганны яки укымаганны тикшерү өчен, эчтәлекләрен сорый: «Кайсы газетаның кайсы мәкаләсе исеңдә калды? Ни өчен? Кайсы ошады яки ошамады?» Менә шулай мин аңа сөйләп тә бирә идем. Күпмедер вакыттан соң телем, сөйләмем дә шомарды, моның өчен Әлфия апага рәхмәтлемен. Димәк, ул миндә ниндидер өмет күреп алган, өйрәтергә теләгән.
Әкренләп тәрҗемә итәргә дә өйрәндем, текстлар да яза башладым. Шулай ук, миңа журналист Лилия Гаделшина да ярдәм итте, мин аңа бик рәхмәтле. Журфакта 6 ел укыдым, ул һәрвакыт минем янәшәмдә булды. Һәр курс эше, рефератны аның белән сөйләшеп, киңәшләшеп эшләдем. Журналистика өлкәсендә эшләгәч, укырга да җиңел булды.

Лилия Гаделшина белән
Фото: Эльвира Шакирова архивыннан
Хәтерлим, беренче курста Римзил Вәлиев укытты. Керүгә үк: «Кемнәр журналист булып эшли?» – дип сорады. Мин кул күтәрдем. «Сиңа «5»ле куям», – диде, сорап та тормыйча.
Журналистика факультетында укыган һәм шул ук вакытта шушы өлкәдә эшләгән кешеләрне яраталар. Ә минем бөтен эшем «Интертат» белән бәйле булды. Татар журналистикасы тарихында беренче тапкыр «Интернет-газетаның йөзе һәм эчтәлеге» дигән темага диплом эше яздым. Миңа кадәр бу темага диплом эше язучы булмаган. Диплом җитәкчем Васил Гарифуллин белән киңәшләшеп, «Интертат» электрон газетасын тикшереп, күзәтү ясап чыккан идем. Сүз уңаеннан, без Васил абый белән бүгенге көндә дә элемтәдә торабыз, аңа да рәхмәтлемен. Ул миңа 6 ел дәвамында уку вакытында ярдәм итеп торды.
«Интертат»та бик озак еллар эшләдем. Бер дә телевидениегә барырга кызыкмадым. Кеше камера алдында сөйләргә кызыга, бездә дә шулай хыялланучы кызлар бар иде. Миңа үземнең эшем ошый иде, «Интертат» электрон газетасын, әлеге редакцияне шундук яраттым. Редакциянең ачылып, ябылган чаклар да булды. Бик борчылдык ул заманда. Әмма безнең коллектив һәрвакыт бердәм булды. Хатын-кыз булган җирдә сүз йөри, диючеләр дә бар, әмма бу сүзләр безгә хас түгел иде. Иң әйбәт коллектив шул чактагы «Интертат»та булган икән, дигән нәтиҗәгә килдем.

«Интертат» электрон газетасы редакциясе
Фото: Эльвира Шакирова архивыннан
– Әлфия Туфановна сине, димәк, тәрҗемәләрдән башлап, төрле яклап сынап караган...
– Миңа Казан мэриясен ышанып тапшырды. Ләйсән Әсәдуллина дигән журналистыбыз бар иде. Кызганыч, фаҗигале төстә вафат булды. Ул декрет ялына киткәч, тема буш калды. Шулай итеп, мэрия темасына алындым.
Казан мэриясе тик тормый, бик күп чаралар үткәрә. Кайтам, язам, чыгып китәм, кайтам, язам... Көненә өчәр тапкыр кайтып язып утырган чаклар булды. Авыр булды, ләкин ул мине чыныктырды. Һәр дүшәмбе иртүк торып «Эшлекле дүшәмбе»гә йөрдем, яллардан соң бик авыр бирелде ул миңа. Казан мэриясе темасын 2006 елдан 2011 елга кадәр алып барганмын.
– Хәтерлим, чараларга син блокнот белән ручка тотып бара идең. Чыгыш ясаучыларның һәр сүзен диярлек блокнотка теркәдең.
– Минем өчен ул – ят әйбер, ул вакытта диктофонга ияләнмәгән идем. Әгәр яздырылмаса, дип шикләндем. Диктофонны да кабызып, сүзен-сүзгә язып та бара идем. Диктофонга берәр тавыш керсә, ишетелмәсә, блокнотымны ачып карыйм – анда бөтен нәрсә бар, аңлашыла. Ул миңа файдалы гадәт булды.

«Интертат» электрон газетасы коллективы, 2014-2015 еллар
Фото: Эльвира Шакирова архивыннан
«Әлфия Туфановна безнең редакция кызларына беркайчан авыр сүз әйтмәде»
– Аннан соң, тора-бара, эстрада темасына алындың, әйеме.
– 2011 елда декрет ялына киттем. 3 ел ял иттем, аннан соң икенче балам туды. Икенче улым тугач, күңелсез була башлады. Билгеле, мэрияне өйдән яза алмас идем. Телефоннан гына шалтыратып, сөйләшеп яза торган тема кирәк булды. «Интертат»ның ул вакыттагы баш мөхәррире Илназ Фазуллин белән сөйләштем дә, ул миңа эстрада рубрикасына язарга тәкъдим итте. Шулай итеп, телефоннан артистларга шалтыратып, кыска форматта яңалыклар яза башладым. Эстрада темасына кереп китүем менә шулай башланды.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Шул вакытта җырчы Айгөл Бариева белән таныштык. «Айгөл, исәнмесез! Сезгә Эльвира шалтырата, «Интертат»тан. Сөйләшә аласызмы?» – дип шалтыраттым. «Юк, мин бала йоклата идем әле», – диде. Айгөл Бариева бала тапкан, дип язып куя яздым, ә ул аның игезәк сеңелләре (племянницалары) булган икән! (Елмая)
Эстрада темасы җайлы бирелде. Декрет ялыннан чыккач, 2017 елда, ныклап яза башладым. Артистлар белән күрешеп, зур күләмле интервьюлар эшли башладым. Мин әле дә бик күп артистларның телефонында «Эльвира Шакирова Интертат» дип язылган.

Айгөл Бариева белән
Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
– Артистлар белән кыска форматта материаллар язуны, минемчә, татар сайтларында беренчеләрдән булып син кертеп җибәргәнсеңдер.
– Интернет, гомумән, озын текстларны яратмый ул. Әлфия Туфановна безне җыя да (ә мин – тәҗрибәсез журналист, шәһәр кызы):
«Эльвира, укырлык итеп, аңларлык итеп, кыска, гади языгыз», – дип әйтә иде.
Ул безне шулай язарга өйрәтте. Мин, әйтик, ул вакыттагы «Мәдәни җомга» газетасындагы кебек катлаулы сүзләр, җөмләләр язмый идем. Анда бер җөмлә бер абзацтан торырга мөмкин. Ул вакытта «Мәдәни җомга»ны укып, телем ватылып бетә иде.
Интернет газета булгач, «Интертат»ны читтә яшәүче татарлар күп укый иде. Әлфия апа: «Сезнең язмаларыгызны читтә яшәүче татарлар да аңларга тиеш. Җөмләләрегез төзек, аңлаешлы булсын», – дип әйтә иде. Шуңа күрә мин Әлфия апа өйрәткәнчә яза башладым да.

Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
– Әлфия Туфановна белән эшләү дәверендә нәрсәләр истә калды?
– Әлфия апа карап торышка гына кырыс кебек, чынлыкта ул – бик тә ярдәмче кеше. Мәсәлән, ул миңа эш буенча гына түгел, шәхси сораулар буенча да күп булышты. Беркайчан да кире какмады. Әлфия апа безне үзенең кызлары итеп кабул итте. Редакция кызларына беркайчан авыр сүз әйтмәде, безгә карата гел әйбәт булды, саклады, яклады. Һәм ул гел: «Иң матур кызлар миндә», – дия иде. Шөкер, аның белән әле дә элемтәдә торабыз.
«Элек артистлар хыянәт итүләрен сөйләми иде»
– Эшләү дәверендә төрле шәхесләр белән күрешеп, алардан интервьюлар алырга туры килә. Шоу-бизнес темасына яза башлагач та, күңелең төшмәдеме? Чөнки артистлар белән аралашу өчен яраклаша белергә кирәк. Һәркемнең төрле холкы, кемдер, гомумән, журналистлардан читләшә бит.
– Беләсеңме, миңа психолог булу сәләте дә бирелгән, дип уйлыйм. Кая гына барсам, эшләсәм дә, минем белән кеше ачылып сөйләшә. Ул артистларга гына кагылмый. Маңгаема язылган микән әллә, дип тә уйлап куйганым булды. Үзем генә булсам, минем яныма килеп, бушаналар. Һәм бу сүзләр шул кеше белән икебезнең арада кала. Икенчедән, теге яки бу ситуацияне үземнең башымнан кичергән булсам, тәҗрибә белән уртаклашырга тырышам.
Шуңа да артистлар белән ниндидер авыр мизгелләр булмады. Беркайчан да артист белән конфликтка кергәнем, ызгышканым, бәхәсләшкәнем юк. Алар белән уртак тел тиз табылды.

Сул якта: Ләйсән Закирова, Лилия Муллагалиева. Уң якта – Резидә Шәрәфиева белән
Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
– Интервьюлар алып, шуңа үкенгән чакларың булмады, димәк?
– Юк, миңа ошый бит ул. «Интервью – катлаулы жанр», – диләр. Минем өчен ул – иң җиңеле. Мин кешене ачарга, төрле сораулар бирергә яратам. Гадәттә, интервьюга алдан әзерләнеп, сораулар төзеп киләләр. Ә мин сорауларны башымда гына әзерлим, чөнки ул кешене яхшы беләм. Һәм мин уемда әзерләгән сораулар күп очракта төшеп кала, без сөйләшкәндә, кеше башка яктан ачыла, үзеннән-үзе башка сораулар туа.
Мине канәгатьләндермәгән җавап булса да, «ярар, болай да була бит» дип, андый җавапны да шомартып язам.
– Психолог та булуың турында әйтеп үттең. Нинди сорау аларны чыгырдан чыгара? Һәр артист та шәхси тормышы турында язганны өнәп бетермәскә мөмкин, ә кемдер киресенчә, «хайп» дип, шуңа ризалаша.
– Элек «хайп» дигән әйбер, гомумән, юк иде. Хәзер генә артистлар «хайп»ны бик әйбәт куллана башлады. Дөресен әйтергә кирәк, элек җаваплар да, интервьюлар да тыйнаграк иде. Шәхси тормыш турында да, артистлар хыянәт итүләрен сөйләмәде. Хәзер генә ул теманы оялмыйча, ничек бар – шулай сөйлиләр. Бәлки, мин дә бик сорамаганмындыр…
2017 елда декреттан чыкканнан соң гына «шоу-бизнес темасында нәрсә генә язмыйлар икән» дип шаккаттым. Шоу-бизнесны бозып бетергәннәр иде.
Чөнки аңа кадәр бу өлкәдә мин ачылып язмадым. Декретта югалып торган арада, шоу-бизнес зур үзгәрешләр кичергән. Элек сораулар да, җаваплар да башкача – тыйнаграк иде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Артист белән артист арасында конфликтлар элек тә – Советлар Союзы чорында да булган. Ләкин аны халыкка чыгармаганнар. Язарга интернет та, телефон да булмаган. Хәзер генә бөтен әйбер беленә.
– «Шулай гына яз, болай язма!» – дип боерык бирүчеләр дә була бит.
– Алар гел булып тора. Гомумән, үз фикерен җыеп әйтә белми торган артистлар да бар. Алар өчен мин үзем язып бетерә идем. Язгач, күрсәтәм. «Син минем әйтәсе сүзне әйткәнсең», – диләр аннары. Ә кайберләре: «Менә шундый яңалыгым бар, шулай итеп язарсың әле, өстәрсең, матурларсың инде», – диләр. «Ярар», – дим. Аны да матурлап, кеше укырлык форматка китереп язып, үзләренә күрсәтәм. «Менә әйбәт булган бу», – диләр.
Әңгәмә вакытында алар, кызып китеп, артыгын сөйләргә мөмкин. Ләкин шулай да, язганда, һәр әйткән сүзләрен кертмим. «Фильтрдан» чыгарам, ягъни. Сүзен-сүзгә, өтерен-өтергә язучы журналистларны беләм. Әңгәмә вакытында артист бөтен эч серен сөйли, журналистның осталыгы шунда – ул аны фильтрларга тиеш. Нәрсә ярый яки ярамый икәнен белергә тиеш. Артист сине якын итеп, ышанып сөйли, син сүзне сүздән аера белергә тиеш. Чын журналистның осталыгы шунда. Шуңа күрә минем тәҗрибәмдә «менә бу абзацын кертмә инде» диючеләр бик сирәк булды.

Ләйсән Гыймаева, Раяз Фасыйхов, Алсу Фазлыева белән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
– Әмма соңгы елларда шоу-бизнес өлкәсендә артистларның кызып киткән чаклары булды. Конфликтлар, бәхәсләр барлыкка килә башлады.
– «Сезнең шундый конфликт булган икән», – дип сорау бирсәң, алар аны сөйләргә бик теләми. Чөнки аннан соң башка артист аңа интернет аркылы җавап кайтара, тагын тавыш куба, һәм ул зур масштаб ала. Ниндидер конфликт чыга икән, артистлар журналистларны: «Менә сез кабартасыз», – дип сүгә башлый. Шуңа күрә мин конфликтлы ситуациягә кагылган сораулар бирергә яратмыйм.
Үзара бер-берсен «манчый» алалар, пост куялар. Язышсыннар, сүз юк. Ләкин минемчә, профессиональ журналистика бу әйбергә кагылырга тиеш түгел. Үзара конфликт икән, социаль челтәрдә языша алалар. Әгәр журналист бу конфликтка кагыла, артист язганны күчереп язып чыгара икән (күп очракта – комментарий алмыйча), бу бөтенләй журналистикага кагылмый. Комментарийсыз күчереп алу – журналистиканың, журналистларның дәрәҗәсен төшерә торган әйбер.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев
«Артистларның тормышта башка кеше икәнен белгәч, гайрәтем чикте»
– Бәхәсне пиар өчен чыгаруга карашың нинди?
– Андый очраклар бар, була һәм булачак. «Популярлыгым кимеде, мине «чәйнәми» башладылар, ни дә булса уйлап чыгарырга кирәк, уйлыйк әле», – дип, артистларның миңа мөрәҗәгать иткәне булды. Яки берәр булган хәлне күпертеп, бизәп сөйләргә мөмкин алар. Булмаганны «булды» дип.

Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
Артистларны да аңларга була, чөнки алар күп, сәхнәдә көндәшлек тә көчле: чыга торалар, онытыла баралар. «Су өстендә» торыр өчен, алар гел кешенең күз алдында булырга тиеш. Шуңа күрә нәрсәгә ябышырга була – төрле вариантлар уйлыйлар. Ләкин үземнең алар өчен уйлап чыгарганым булмады.
– Эшләү дәверендә артистларны яттан белеп бетергәнсеңдер. Сәхнәдән тыш артистлар үзләренең сәхнә образларына капма-каршы кешегә әйләнәме? Барыннан да бигрәк кем гаҗәпләндерде?
– Исемләп әйтәсем килми, ләкин күбесенең тормышта бөтенләй башка кеше икәнен белгәч, гайрәтем чиккән чаклар күп булды. Чөнки без ул артистны сәхнәдә матур тавышлы, тәртипле кеше итеп күрергә күнеккән. Хәзер инде моңа ияләндем, игътибар итмәскә тырышам.
Артистлар белән бик каты дуслашсаң да читен, чөнки аннары алар турында язарга авыр, гел мактап кына язарга кирәк, дигән сүз. Кайчак «чеметеп» тә алырга кирәк бит. Шуңа күрә артистларны якын итеп, дуслашып китүнең дә тискәре ягы бар. Ниндидер чик булырга тиеш, дип уйлыйм.
– Кемнәр белән дус син?
– Мәсәлән, Гүзәл Идрисова белән. Аның да, минем дә улларыбыз бер елда туган. Кызыксынулары да бер үк, шул ук түгәрәкләргә йөриләр. Ул вакытта бергә ялларга йөрдек, якынайдык.

Гүзәл Идрисова белән
Фото: Эльвира Шакированың шәхси архивыннан
Ир-атлардан бәйләнеп йөргән, гаиләле артистлар да булды. Игътибар күрсәтеп, очрашуга чакырганнары бар иде. Алар белән элемтәне дә өзеп булмый, чөнки эшем бар. Андый вакытта ситуацияне кулга алып, аек фикер йөртергә кирәк – сөйләшә белү осталыгы кирәк. Аны да үпкәләтмәскә, аңлатып әйтергә кирәк. Чөнки икенче вакытта ул кеше белән башка мәсьәләләр буенча сөйләшергә туры киләчәк. Менә шундый мизгелләрдә журналистка авыр була. Коллегаларым мине яхшы аңлый дип уйлыйм.
Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали
Дәвамы бар…
- Эльвира Рамил кызы Шакирова – 1987 елның 27 июнендә Казан шәһәрендә туган. Казанның 95 нче мәктәбен (хәзер 83 нче лицей) тәмамлый. 2004-2006 елларда Казан социаль-гуманитар колледжының юридик факультетында, 2006 -2012 елларда Казан дәүләт университетының журналистика факультетында читтән торып белем ала. 2006-2018 елларда «Интертат» электрон газетасы, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында эшли, 2018-2020 елларда «ТНВ»ның PR бүлегендә, «Болгар радиосы»ның сайты мөхәррире булып эшли. 2020-2023 елларда – «Шәһри Казан» газетасы редакциясендә сайт мөхәррире.