news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Журналист, блогер Лина Зиннәтуллина: «Татар музыкасының шедеврлары интернетка эләкми»

Казан тележурналисты Лина Зиннәтуллина Казандагы блогинг, этник мәдәнияткә мода һәм татар музыкасының үзенә җәлеп итү көче турында сөйләде. Музыкаль лекцияләр, татар винилы һәм блогосфера турында – «Миллиард.Татар» материалында.

news_top
Журналист, блогер Лина Зиннәтуллина: «Татар музыкасының шедеврлары интернетка эләкми»
Фото: © «Миллиард.Татар»

«Телевидениедә хәбәрче булып бер ел эшләгәч, тормышны һәр яктан күрә башлыйсың»

Сез иң элек телевидение хәбәрчесе булырга хыялландыгызмы? Гомумән, Сезнең бу өлкәдәге юлыгыз ничек башланды?

Мәктәптә рус телен бик яхшы белә идем, олимпиадаларда катнаштым. Шуңа күрә минем, асылда, ике юлым бар иде: филология һәм журналистика факультеты. Документларны икесенә дә тапшырдым. Әмма филология факультетында, бөтен дипломнарым һәм олимпиададагы уңышларыма карамастан, беренче дулкында укырга керә алмадым. Ничек шулай килеп чыкканын үзем дә белмим.

Бу фаҗига булып кабул ителдеме?

Әлбәттә! Ә менә журналистика факультетында исемлектә икенче-өченче урында идем. Шунда: «Ярар, егетләр, сез мине бәяләмәгәнсез икән, үз кешеләремне сайлыйм», – дип уйладым. Дөресен генә әйткәндә, мин беркайчан да язарга яратмадым. Мәктәп елларында инша язу минем өчен чын газап иде. Якшәмбе иртәсе утырып, нидер уйлап чыгара башларга кирәк, кичкә таба, бәлки, укырлык берәр нәрсә килеп чыгар, анысы да әни ярдәме белән. Ә әнием – журналист.

Фото: © «Миллиард.Татар»

Журналист һөнәрен сайлагач, әниегез сөендеме?

Юк. Әнием бу һөнәрне сайларга киңәш итмәде. Балачактан ук аның төнлә барысын да йокларга яткырып, бер кочак сары кәгазь алып, мәкаләләрен кулдан язып утыруын күреп үстем. Ул вакытта компьютерлар турында сүз дә юк иде әле. Төннәр буе йокламады. Минем үземнең дә андый тормышка бик эләгәсем килмәде, ләкин язмыш, күрәсең…

Сезгә дә төннәрен мәкалә язарга туры килдеме?

Юк. Кызыгы шунда: мин газетада язучы журналист булып бөтенләй эшләмәдем. Корректор, мөхәррир булдым, әмма чарага барып, аннан соң газетага бастыру өчен текст язып кайту тәҗрибәсе булмады. Өстәвенә, беренче курстан соң безне юнәлешләргә бүлделәр: кемдер матбугатны, кемдер телевидениене сайлый. Без иптәшләр белән уйлаштык та, телевидениедә күңеллерәк булыр, ахры, дигән фикергә килдек. Чыннан да, анда кызык иде. Беренче көннәрдән үк гамәли эш башланды: кечкенә сюжет төшерергә һәм монтажларга, ниндидер материал әзерләргә кирәк. Ә матбугат юнәлешендә теория өйрәнәләр: нәрсә ул кыска хәбәр, нәрсә ул мәкалә – болар күңелсез иде.

Фото: © «Интертат», Рамил Гали

Нәтиҗәдә Сез туры ТНВга эләктегезме?

ТНВга килеп эләктем дә, шунда калдым. 2016 елда алар алып баручыларга кастинг үткәрде, мин дә анда катнаштым. Ул видео әле дә бар. Әмма мине алып баручы итеп алмадылар, чөнки ул коточкыч иде. Миңа: «Синдә өмет бар, хәбәрче бул», – диделәр. Дөресен әйткәндә, телевидениедә хәбәрче булып бер ел эшләгәч, тормышны һәр яктан белә башлыйсың. Чынлап та, һәр яктан.

Мәсәлән, йортта торба тишелсә, моның өчен кем җаваплы икәнен, төрле очракларда кайсы хезмәтләргә шалтыратырга кирәклеген беләсең. Тагын бер кызыклы ягы – яңа урыннарга беренчеләрдән булып эләгә аласың. Хәтерлим, Бауман урамындагы Богоявление соборында күзәтү мәйданчыгы ачылгач, анда беренчеләрдән булып мин мендем. Бу да кызык.

Икенче елда инде ишекләрне тибеп ачардай дәрәҗәгә җитәсең, бөтен нәрсә күңелле тоела. Аннары журналистларда гадәттә һөнәри талчыгу башлана, чөнки һәр ел саен бер үк нәрсә: Яңа ел бәйрәмнәре, язгы ташу, чәчү, урып-җыю. Һаман шул ук темалар.

Фото: © «Миллиард.Татар»

Блогер-журналист: «Мин, гомумән, олигарх, ә таксида күңел өчен генә эшлим»

Димәк, яңалыклар журналистикасында авыл хуҗалыгындагы кебек барысы да кабатланып тора?

Нәкъ шулай.

Моннан котылу юлы бармы?

Блогинг. Ул чыннан да коткару чарасына әйләнде. Таксистлар турындагы мәзәктәге кебек: «Мин, гомумән, олигарх, ә таксида күңел өчен генә эшлим». Бездә дә шуның кебек. Аерма шунда гына: телевидениедә мин экраннан нидер сөйлим, әмма тамашачыны да, аның реакциясен дә күрмим. Ә блогта җавапны шунда ук алам: комментарийларда ук хуплау да, тәнкыйть тә килә.

Әйе, сезнең тәҗрибә тагын шунысы белән кызык: интернеттагы аралашудан тыш, очрашулар да үткәрәсез, татар музыкасы турында сөйлисез, винил пластинкаларын ачып күрсәтәсез. Бу ничек башланды һәм аудиториянең реакциясе нинди булды?

Бу – мин үзем өчен быел гына ачкан яңа юнәлеш. Инде 5 очрашу үткәрдек. Бер ресторанның: «Лекцияләр үткәрмисезме?» – дип соравыннан башланды. Шунда: «Мин татар музыкасы турында инде шулкадәр күп беләм, роликларымның сценарийларын лекция форматына күчерә алам бит», – уйлап куйдым.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Беренче очрашу уңышсыз булды. Нибары 4 билет сатылды, шуның икесен чара башланырга 1 сәгать кала гына алдылар. Оештыручыларга: «Әйдәгез, бөтенләй үткәрмик инде. Бу бит коточкыч», – дип яздым. Әмма алар мине тынычландырды, лекцияне барыбер үткәрергә һәм дусларымны чакырырга тәкъдим итте. Киләсе юлы кичәнең мохитен күрсәтергә мөмкин булсын өчен, ресторанга чараны видеога төшерү кирәк иде. Икенче очрашуга инде 30дан артык кеше килде. Мин шаккатым.

Нәрсә турында сөйләдегез?

Әлбәттә, башкаручылар турында. Беренче очрашуларда һәрвакыт Илһам Шакиров, Флера Сөләйманова һәм Әлфия Авзалова иҗатын ала идем. Килгән кешеләрнең шулкадәр төрле булуына гаҗәпләндем: яулыклы ханымнар да, өлкәнрәк парлар да, яшь егетләр дә бар иде. Шунда моның барыбызга да кирәк икәнен аңладым. Ул көн болытлы иде, әмма безгә җылы булды. Чарадан соң һәр кеше диярлек яныма килеп, шәхсән рәхмәт әйтте. Кешеләрнең шундый җылы реакцияләре бөтен тырышлыкны аклады.

Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров, Айрат Арсланов һәм Наҗия Минкина.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Кешеләр тамырларын, таяныр урынын эзли»

Татар музыкасы темасында кешеләр күбрәк нәрсә белән кызыксына?

Әллә ни гадәти булмаган сораулар юк. Иң еш сораганнары: «Бу пластинканы кайдан сатып алырга? Кайдан табарга?» Ә минем җавабым юк. Беренчедән, аларны инде чыгармыйлар. Икенчедән, киемгә артикул әйтеп җибәргән кебек кенә эшләнми монда. Пластинкалар берәм-берәм пәйда була да юкка чыга, еш кына бәяләре бик кыйммәт була.

Винил модада булгач, кемнәрдер шуның белән акча эшли инде. Ә Сездә хәзер Казанда этник мәдәнияткә, ниндидер «татарлыкка» мода барлыкка килде дигән хис юкмы?

Әлбәттә, бар. Мин моны авыр чорлар белән бәйлим. Кешеләр үз тамырларын, таяныр урынын эзли. Еш кына шул эзләнү аларны монда алып килә. Беренчедән, бу – бер төркемгә, уртак бер җәмгыятькә карау хисе, ата-бабалар һәм гаилә белән бәйләнеш. Бу чыннан да тынычландыра, күңелне дәвалый.

Фото: © «Интертат», Салават Камалетдинов

Ә сезнең музыкаль кичәләр ничек үтә? Башта пластинка куясыз да, аннары аның турында сөйлисезме?

Башта җыр турында сөйлим, аннары пластинканы куям. Кайчак тыңлаучылардан әсәрдәге ниндидер детальне яки яңгырашны сиздегезме, дип сорыйм.

Музыкаль кичәләргә минем блог белән бөтенләй таныш булмаган кешеләрнең дә күп килүен күрәм. Алар, мәсәлән, ресторан яки оештыручылар аша килә, ә аннары инде блогыма языла.

Ресторан мохите аралашырга, тыңларга комачауламыймы? Анда бит кешеләр ашый…

Киресенчә, кешеләрнең ашауларын яратам. Димәк, барысына да рәхәт. Барысына да рәхәт булса, миңа да бик ошый.

Проект алга таба да дәвам итәр дип өметләнәбез! Башка җырчылар яки темалар буенча планнар бармы?

Эшем белән бергә моңа вакыт һәм көч табуы бик авыр. Әлегә аерым план юк. Әмма мин 1980 еллардагы чит ил пластинкаларын да куеп карадым – бу да, гомумән алганда, кызык. Мин бит башта винил белән нәкъ менә 1980 нче еллар музыкасын яратканга кызыксына башладым. Ул чорда бу музыка иң элек пластинкаларда чыга иде. 1990 нчы елларда кассеталар барлыкка, аннары дисклар барлыкка килде.

«Иң яхшы блогер – ул һәрвакыт элекке яки хәзерге журналист»

Блог алып бара башлагач, төп эштәге кебек (сюжет әзерләү, кадрда эшләү) эшләрне башкарам дигән хис булмадымы?

Чынлыкта шулай инде. Әмма блогта иҗат өчен мөмкинлек күбрәк. Беренчедән, теманы үзем сайлый алам, ә телевидениедә андый мөмкинлек юк дияргә була. Икенчедән, эштә оператор төшерә, монтажчы монтажлый, журналист исә текст кына яза. Кайчак кадрларны сайлый яки ахыргы нәтиҗәгә бераз йогынты ясый ала. Ә монда башыннан ахырына кадәр нәкъ үзем күрергә теләгән әйберне ясыйм.

Тәҗрибә арткан саен барысы да җиңеләя: нәрсәне ничек төшерергә, ничек әйтергә кирәклеген инде беләсең. Үз форматыңны эзләү турында сөйләсәк, мин тарихны кеше аны үз тормышына күчереп карый алырлык итеп бирергә телим. Мәсәлән, Татарстанның Әтнә районында ташландык татар бае утарын таптык. Моның турында хәзерге заман кешесенә ничек сөйләргә? Шунда кереш сүзне уйлап табам: «Хәзер бай татар кешесен Столбов урамында табарга була, ә XIX гасырда аны монда очрата алыр идегез», – дим. Тарих тузан җыеп яткан китап кебек калмасын өчен, шундый алымнар табарга, уйлап чыгарырга кирәк.

Сез Казан блогингының проблемасы контентның бертөрлелегендә, дидегез. Ә этник тематикадагы блогосферага, сезнеңчә, нәрсә җитми?

Белмим дә. Мәсәлән, миңа Рәмис Латыйповның блогы бик ошый. Ни өчен? Чөнки ул – журналист. Минемчә, иң яхшы блогер – һәрвакыт элекке яки хәзерге журналист. Аның һөнәри чыныгуы, билгеле бер тәҗрибә багажы була. Кешеләр моны сизә һәм шуңа тартыла. Бу – мәгълүматны төрле катламнар аша, тирән итеп бирергә мөмкинлек бирә торган эрудиция дә.

Тирән эчтәлек һәрвакыт җитми, чөнки күпләр өстән генә йөгереп чыгарга тырыша. 1 минутка кадәрге форматта моны эшләү авыр икәнен аңлыйм. Әмма шул 1 минутка кеше гаҗәпләнерлек берәр факт булса да сыйдыра белү – үзе аерым осталык. Мәгънәләр бер-берсе эченә кереп торган матрешка кебек булырга тиеш.

«Татар музыкасының күп кенә шедеврлары интернетка бөтенләй эләкми»

Видео әзерләгәндә тарихчылар белән киңәшләшәсезме?

Гадәттә, миңа әдәбият һәм интернет-порталлар җитә, чөнки журналист буларак мин алар белән эшли, мәгълүмат эзли беләм. Әмма, мәсәлән, Сәйдәшев музеенда төшергәндә, миңа бу музейның төпле белемле хезмәткәре белән танышу бәхете елмайды. Мин аларга сораулар яудырдым, һәм бу бик нәтиҗәле булды, чөнки үз эше белән янып торган кешеләрне очрату – һәрвакыт зур рәхәтлек. Алар билгеле бер тема буенча бөтен сорауларыңа диярлек тулы җавап бирә ала.

Фото: © «Миллиард.Татар»

Сәйдәш музеенда миңа хәтта сирәк очрый торган бер язманы табарга да ярдәм иттеләр. Кайдадыр «Әдрән диңгез» җырын эстон җырчысы Георг Отс рус телендә башкарган дигән мәгълүмат укыдым. Мөмкин булган бөтен платформаларны актарып чыктым, әмма берни дә тапмагач, музейга яздым. Алар бу мәгълүматны раслап кына калмады, үз архивларында Отсның пластинкасын да таптылар. Кызганыч, ул җыр пластинкада булып чыкмады. Шунда инде аны табып булмас дип уйладым. Әмма күпмедер вакыттан соң музей хезмәткәрләре миңа кабат язды: «Без кассета таптык! Җыр ул анда бар», – диделәр. Шуңа күрә якын арадагы роликларның берсе нәкъ менә шул турыда булачак.

Сез чын архивчы кебек – тулы бер тикшеренү үткәргәнсез!

Әйе. Әйтергә кирәк, бу зур проблема: татар музыкасы әсәрләренең шактый өлеше интернетта бөтенләй юк. Мәсәлән, Һади Атласи урамындагы ташландык агач йортта бер пластинка таптым. Анда бик матур татар вальсы яздырылган, баянчы һәм композиторның фамилияләре дә күрсәтелгән. Тыңлап карадым, аннары интернеттан эзләдем – юк, бу әсәр челтәрдә бөтенләй юк. Пластинканы цифрлаштырып, үз каналыма урнаштырырга туры килде – шундый могҗизаны язылучыларым белән бүлешәсем килде. Бу пластинка, туры мәгънәсендә, утны да, суны да кичкән, ә татар вальсы шулай җиңел генә бөтенләй юкка чыга алыр иде...

Мондый мисаллар күп. Мәсәлән, Ренат Ибраһимовның «Әдрән диңгез» җыры булган кечкенә генә пластинкасын 900 сумга сатып алдым. «YouTube»тан эзләсәң, аның инде өлкән яшьтәге концерт язмаларын гына табарга мөмкин. Ә бу пластинкадагы аранжировка – үзе бер шедевр! Аны беркайда да табып булмый, ә миндә ул бар.

Илһам Шакировның да бу җырны симфоник оркестр белән башкарган версиясе бар, ә Ренат Ибраһимов аны эстрада ансамбле белән җырлый. Шул ук вакытта анда диңгез тавышы да тудырыла: кечкенә генә дулкыннан алып көчле давылга кадәр – һәм боларның барысы да төрле уен кораллары ярдәмендә бирелә.

Ренат Ибраһимов

Фото: © «Интертат»

Бер ролик әзерләү күпме вакыт ала?

Әйтүе авыр. Бу 1 ел элек үк телефондагы искәрмәләргә язып куелган фикер булырга мөмкин. Яки бер уйдан шунда ук берничә ролик идеясе туарга мөмкин. Беләсезме, минем искәрмәләремдә, мөгаен, йөздән артык видео идеясе сакланадыр.

Материал әзерләгәндә нык гаҗәпләндергән фактлар булдымы?

Әйе. Мин ясаган һәр ролик диярлек үземне чын күңелдән гаҗәпләндергән нәрсәдән туды. Һәрвакыт үземә сорау бирәм: мин укучы яки тамашачы булсам, бу мине кызыксындырыр идеме?

Үземне шактый эрудицияле кеше дип саныйм. Шуңа күрә мин белмәгән берәр нәрсә очраса, мәсәлән, Ельцинның бала чагында Казанда яшәгәнен белмәсәм, тагын берничә дустымнан сорашам. Алар да моны беренче тапкыр ишетсә, ролик ясыйм.

Ельцин биографиясендәге бу факт турында Соцгород буенча экскурсия вакытында очраклы рәвештә ишеттем. Хәзер Казанда җирле халык өчен экскурсияләр чын мәгънәсендә популярлашты, миңа бу күренеш бик ошый.

«Америкада яшәүче ханым Ельцинны Казан аэропортында чәкчәк белән каршы алганын язган»

Башка төбәкләрдә, шәһәрләрдә, илләрдә яшәүче татарлар да язалармы?

Әйе, кайчак бик кызыклы әйберләр дә язалар. Минем иң яраткан роликларымның берсе – Ельцинның Казанда булуы турында. Ул нибары 4 меңләп карау җыйды, ни өчендер популярлашып китмәде. Әмма анда алтын бәясенә торырлык бер комментарий булды. Бер ханым Ельцинны аэропортта чәкчәк белән каршы алганын язды һәм ул көнне җентекләп тасвирлады.

Без языша башладык, һәм ул миңа бөтен нечкәлекләрне – үзенең истәлекләрен һәм шәхси архивындагы сирәк фотоларны җибәрде. Ачыкланганча, ул елны «Нәүрүз чибәре» бәйгесендә җиңгән һәм шуңа күрә аңа шундый хөрмәт күрсәтелгән. Хәзер ул инде күп еллар Америкада яши.

Татар телле интернет бер-берсе белән бик тыгыз бәйләнгән – бу кызыклы күренеш. Мин берәр җыр турында сөйләсәм, комментарийларда һичшиксез: «Бу композитор – минем әтием!», «Ә шагыйрь – минем бабам!» – дип язучы табыла.

Фото: © «Миллиард.Татар»

Ә татар теле белән мөнәсәбәтләрегез ничек?

Катлаулы... Тоттыгыз. Моның өчен дә миңа эләгә. Мөмкинлегем булса, блогымны бик теләп татарча алып барыр идем! Әмма хәтта татар телле күп авторлар да контентны рус телендә ясый – моның да сәбәбе бар. Рус телендә мәгълүматны киңрәк аудиториягә җиткерергә мөмкин. Мин, гомумән, болай уйлыйм: татарлар турында инглизчә сөйли аласыз икән – инглизчә сөйләгез!

Әлбәттә, татарча күп сүзләр беләм, әмма әдәби телдә иркен сөйләшү миңа әлегә бик авыр. Вакытында инглиз телен җырлар аша өйрәнгән идем, бәлки, монда да ярдәм итәр.

Күптән түгел Казанда «Тарих фест» кысаларында беренче «Тарихи блогер» бәйгесе узды, анда беренче урынны алдыгыз. Сезнеңчә, мондый бәйгеләр ни дәрәҗәдә кирәк?

Этник темаларга эшләүче блогерлар өчен бәйгеләр бик кирәк, чөнки тирән эчтәлекле роликлар ясаучыларны хупларга кирәк. Бу – безнең өчен ярдәмнең бердәнбер диярлек формасы. Контент өчен беркем дә акча түләми, платформаларда да монетизация юк. Әмма җирле тарих турында блог алып баручыларның мотивациясе барыбер булырга тиеш.

Тагын бер сорау: Казанда яраткан урыныгыз, көч туплый торган берәр җирегез бармы?

Минем көч урыным, һичшиксез, Казанда түгел. Урманга барасы килсә, Биектау районы, Дөбъяз тирәләре бик ошый. Ә су коенырга – Займище. Анда миңа рәхәт, чөнки атна буе кешеләр белән эшләгәч, бердәнбер ял көнеңдә Казан үзәге – барасы килә торган иң соңгы урын.

«Миллиард.Татар»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар