Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Азат Мөхәммәтҗанов: «Яшьли уйнап үскән балачак дустым минага эләгеп үлгән»

news_top_970_100
Журналист Азат Мөхәммәтҗанов: «Яшьли уйнап үскән балачак дустым минага эләгеп үлгән»

Апас районы Чирмешән авылында яшәүче журналист Азат Мөхәммәтҗанов фаҗигале хәл турында хәбәр итә.

«Кызганыч, дуслар, кызганыч. Яшьтән бергә уйнап үскән урамдаш егетебез, Казанда туган булса да, авылда үскән күршем, балачак дустым Илнурның минага эләгеп үлгәнен ишеткәч, күңелем урын таба алмады. Ул үзенең мотоциклы белән яралы солдатларны ташыгын булган, үзе дә шунда батырларча һәлак булган.

Дустым, күршебез Илнурның авыр туфрагы җиңел булсын. Хәертдинов Илнур Илгиз улының дәү әнисе Дания апа безнең урамда яши, хезмәт ветераны, ә Илнур җәйләрен каникулга кайта иде. Яшьлектә бергә үскән малай ул. Кечкенәдән дәү әтисе Заһир абыйның мотоциклында йөрергә өйрәнде, шуңа да мотоспортны үз итте. Шулай ук чаңгы спортын да яраткан. 2 ел хезмәт итү дәверендә 4 тапкыр ялга кайткан. 126 солдатны коткарган булган, тик, кызганыч, беребез дә белмибез шул үлемнең кайда сагалап йөрткәнен.

Урыны җәннәттә булса иде, күршем, балачак дустым Илнурның».

Илнур Хәертдинов – «Тимер» батальоны белән контракт төзегән беренче хәрбиләрдән. «Бизнес Онлайн» хәбәр итүенчә, ул электрик булып эшләгән. 2023 елның җәендә ул хезмәт иткән урында – Запорожье өлкәсенең Работино авылында – Украина хәрби көчләре контрһөҗүм башлый. Яралыларны аңа кадәр УАЗ «буханка» белән чыгарганнар, әмма, мобильрәк техника кирәк, дигән нәтиҗәгә киләләр. Шулай итеп, Илнурны «Урал» мотоциклына утырталар. Илнур бәрелешләр барган урыннардан мотоциклда яралыларны чыгарган. «Авылны бомбага тоталар, шартлаулар, төтен астыннан «Урал»да «Фаза» чыга. (Фаза – Илнурның позывное). Яралыларны китерә, үзе кап-кара, арыган, аңа, эвакуация кирәк, диләр, ул көрсенеп ала да тагын снарядлар астына кереп китә», – дип сөйләгән аның хезмәттәше БИЗНЕС Online га.

Илнурның хатыны Диләрә: «Ул барысын да гаилә өчен эшләде, теләсә кайсы мәсьәләне хәл итә ала иде. Аннары гаилә белән, этне алып, кичке Казанда йөрергә ярата иде. Шат күңелле, актив, харизмалы. Бер урында утыра алмый иде. Кемгәдер ярдәм кирәк булса, кулыннан килгәннең барысын да эшләде», – дип сөйләгән. Бу – аның бурычы, шуңа ул контракт төзеде, дип аңлаткан ул.

126 яралыны коткарган Илнурны Россия Герое исеменә тәкъдим иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100