Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Алмаз Гафиятов ТНВдан киткән

Алмаз Гафиятов «Ак Барс» хоккей клубы матбугат хезмәтендә эшләячәк.

news_top_970_100
Журналист Алмаз Гафиятов ТНВдан киткән
Фотолар Алмаз Гафиятовның социаль челтәреннән алынды

Журналист Алмаз Гафиятов эш урынын алмаштырган. Ул ТНВдан киткән.

«ТНВда 13 ел! Меңләгән спорт трансляцияләре, репортажлар, сюжетлар, туры эфирлар... Корреспондент, алып баручы, комментатор, баш редактор булып та эшләдем. «Новости», «Хәбәрләр», «Батырлар» тапшыруы, «Спорт Тайм» авторлык тапшыруым, «Таяну ноктасы» ток-шоуы. Беренчеләрдән булып, региональ телевидениедә татар телендәге хоккейны башлап җибәрдек. Соңгы 10 ел эчендә ТНВда эфир вакыты күләме буенча абсолют рекорд. Бу –  бик шәп вакыт иде! Янымда булучыларга рәхмәт. Алга барабыз!» – дип язган Алмаз социаль челтәрендә.

Без Алмаз белән элемтәгә кердек.

«Китүемнең сәбәбе – яңа эш урынына күчү. Хәзер «Ак Барс» хоккей клубы матбугат хезмәтендә эшләячәкмен. 
13 ел элек килгәннән соң, телевидение эшчәнлегенең барлык этапларын үттем. Корреспондент, комментатор, спорт редакциясе җитәкчесе, алып баручы булдым. Күп кенә тапшыруларда эшләдем», – ди «Интертат» хәбәрчесенә Алмаз.

Бу яңалыкны күрүчеләр Алмазга уңышлар теләгән, аның эшчәнлеген мактаган.

«Таяну ноктасы» тапшыруын Альберт Шакиров һәм Луиза Закирова алып барачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100