Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Әлфия Самат: «Акча «исе» килеп тора торган мәкаләләр язарга туры килмәде»

«Интертат» электрон газетасы «Татар журналисты» сәхифәсендә татар журналистикасында үз эзен калдырган, тарихка кереп калган журналистлар белән таныштыруны дәвам итә. Чираттагы герой – «Татарстан яшьләре» газетасында кыю язмалары, үткен фикерләре белән танылган журналист Әлфия Самат.

news_top_970_100
Журналист Әлфия Самат: «Акча «исе» килеп тора торган мәкаләләр язарга туры килмәде»
Салават Камалетдинов, Әлфия Саматның шәхси архивы. Дизайн - Светлана Щеглова

«Нәкъ 1938 елдагы кебек, минем өстән эзәрлекләү компаниясе барды...»

«Тынгысыз журналист», – диләр аның хакта. Әлфия апа Актаныш районы Иске Кормаш авылында туа. Максатчан рәвештә, «журналист булам!» дип, бөек планнар белән, Казанга укырга юл тота. 3нче сыйныфтан, журналистиканың нәрсә икәнен белмәгән вакытта ук, газета чыгаручы булырга хыялланган кыз шигырьләр, мәкаләләр яза башлый...

9-10нчы сыйныфта Актаныш мәктәбендә рус сыйныфында укырга күчә. Аттестатта татар теле графасының булмавы (дәресләр дә укытылмый!) университетка укырга кергәндә тискәре тәэсир итә. «Татар теленнән билге булмагач, татар журналистикасына алмыйбыз, диделәр. Рус журналистикасына укырга керер өчен чит тел юк. Ректор урынбасарына кереп хәлне аңлаткач, «татар теленнән «3»ле алсам, шикаять итеп йөрмәячәкмен» дигән аңлатма яздырдылар. Беренче елда ук керә алмадым, керү имтиханыннан «3»ле булды. Университетка «3»ле белән кереп буламыни ул, дидем дә, документларымны алып, кайтып киттем», – дип искә ала яшьлеген Әлфия апа.

Тамчы тама-тама ташны тишәр, ди. Кыз барыбер үз дигәненә ирешә: авыл мәктәбенә кайтып, тәрбияче булып эшли башлый. Ярты елдан соң, икенче авылга башлангыч сыйныфларны укытырга җибәрәләр. Үзе дә мәктәп кенә бетергән бала ярты ел буе 2-3нче класс балаларын укыта...

Шулай итеп, икенче елны гына Казан университеты студенты булу бәхетенә ирешә. Үҗәтлеге беләнме, сагыныпмы, 1 генә көн укып, «шәһәрне яратмыйм» дип, читтән торып уку бүлегенә күчеп, авылга кайтып китә. Күҗәкә мәктәбендә пионервожатый булып эшли, башлангыч сыйныфларны укытырга билгелиләр. Аннан, өйдән йөрергә якынрак булсын дип, Теләкәй мәктәбенә күчә.

Әниләре: «Безнең кыз китәргә җыена, җибәрмәскә иде», – дип, райком секретаренә кадәр шалтырата. Икенче көнне үк Әлфия апаны райкомга чакыртып алалар, шунда ук урыны да табыла! Әлфия апа «Игенче даны» район газетасының хатлар бүлегендә корреспондент булып эшли башлый.

– Район газетасында 10 ел эшләргә туры килде, – дип сөйли ул. – Хатлар бүлеге мөдире булып эшләгәндә, Минзәлә совхоз-техникумыннан килгәннәр иде. Конкурссыз кабул итәләр икән. Авыл хуҗалыгы темасына язгач, минем дә шунда укырга теләк туды! «Әйдә, әйдә», – дип тордылар. Бер генә фәннән «4»ле, калганнарын гел «5»легә укып чыктым. Менә шундый сәерлекләрем бар (көлә).

Район газетасыннан китәргә ниятем юк иде. 1985 елда райкомга яңа беренче секретарь килде. Башта миңа карата яхшы мөгамәләдә булды. Мин һаман да турысын, дөресен язарга тырыштым. Икенче елда үзенең нәтиҗәләре күренеп, мин дә кайбер җитәкчеләр адресына тәнкыйть сүзләре яудыра башлагач, ярамады. Тора-бара эзәрлекли башлады. Нәкъ 1938 елдагы кебек, минем өстән эзәрлекләү компаниясе барды. Дус-ишләремне чакырып, аларны орышып, телефон шалтыратуларымны тыңлап... Менә шундый дәрәҗәдә иде!

«Син монда королева идең. Кайт, мин сиңа коттедж бирәм!»

1986 елның декабрь ахыры. Берничә йорт өлгереп, район кешеләренә фатир бирәләр. Әлфия апа да вәгъдә ителгән фатирын көтә, тик аңа дигән «оясы» эләкми. 30 декабрьдә райкомга кереп сорарга җөрьәт итә.

– «Мин фатир бирүче түгел сиңа!» – дип, пыр туздырып чыгарып җибәрде. Урынбасарына кердем. «Сиңа дип әйткән фатирны язын шул урында сала башлыйлар инде», – диде. Шок хәлендә калдым. Шундый ачуым чыкты! «Үзегезгә булсын фатирыгыз!» – дип, ишекләрне ябып чыгып киттем. Эштән китәргә дип, гариза яздым. 2 ай эшләдем. Шул вакытта качып кына Казанга барып кайттым. 2 айда да кая барам, нишлим – барысын тикшереп тордылар. Самолетка утырып киткәнемне шундук җитәкчелеккә җиткерәләр иде.

«Чаллыга туганнарга барып кайтам», – дидем тә Чаллыга киттем. «Бегишево» аэропортыннан Казанга таба юл тоттым. «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясенә килеп кердем. Эшкә урнашам дип, баш мөхәррир Хәлим Гайнуллин белән сөйләшеп куйдым.

Хәлим ага мине белә иде. Әле 10нчы сыйныфта укыган вакытта, Фәйрүзә Мөслимова белән «Татарстан яшьләре»нә хат язып, журналистикада укый торган берәр кеше белән аралашырга мөмкинме дип, адрес сорадык. Миңа Хәлим абыйның адресын бирделәр. 1 ел чамасы хат алыштык.

Шулай итеп, 1987 елның 10 мартыннан «Татарстан яшьләре» газетасы редакциясендә эшли башладым. Редакциядә Исмәгыйль Шәрәфиев, Рина Зарипова, Фәүзия Бәйрәмова, Хәмзә Бәдретдинов, Флюра Низамова, Миңназыйм Сәфәровлар эшли иде. Фәүзия апа белән Хәмзә минем турыда: «Әйбәт, каләме бар, яза ала», – дип әйткәннәр. Баштан бирем бирделәр, сынап карадылар. Язмамны ошаткач, авыл яшьләре, экология бүлегенә эшкә алдылар.

– Авыл кызыннан шәһәр кызы булдыгыз, алайса.

– Казанга килермен, шунда эшләп калырмын дип, башыма да китермәгән идем. Райком секретаре белеп алган да: «Син анда югалып калачаксың, сине беркем дә белмәячәк. Син монда королева идең. Кайт, мин сиңа коттедж бирәм!» – дип шалтыратып кызыктырды. Әлбәттә, шәһәргә чыгып китеп, шунда эшкә калу минем өчен «удар» булды. Шәһәрне яратмаган өчен авылда калган кеше идем бит мин!

«Татарстан яшьләре»ндә эшләгәндә 2 ел елап яттым: мең тапкыр, «чыгып китәм» дип, чемоданнарымны төяп куйганым булды. Горурлык басты. Шулай итеп, эшләп калдым.

«Минем турыда детектив роман язарга була!»

– Ул вакытта аена 300 меңнән артык тираж белән чыккан «Татарстан яшьләре» Сезнең өчен аерым бер мәктәп булган, дип тә әйтеп була.

– Яшь чак, энергия ташып тора! Яшьлек максимализмы көчле. Үзем дә тынгысыз кеше, редакциядә утырып тора торган гадәт юк иде. Диктофон, машиналар юк – мөмкинлекләр аз иде. Тулай торакта яшәдем. Шимбә, якшәмбе дип тормыйча, командировкаларга чыгып китә идем. Фәлән җиргә бар, дип әйткән кеше булмады. Авыллардан хатлар бик күп килә иде, шуның буенча күп йөрдем. Эштән куылган, колхоз җитәкчеләренә зарланган, хезмәт хакы түләнмәгән очраклар... Теләсәм-теләмәсәм дә, шул юнәлешкә кереп китәргә туры килде.

Җәнҗаллы темаларны миңа, йә Миңназимга (Миңназим Сәфәров) бирәләр иде. Шуңа да безне яратып бетермәделәр, көн күрсәтмәделәр, дисәм дә була. Төрле гайбәтләр, куркытулар, янаулар да килде... Монысы инде – икенче тема. Минем турыда детектив роман язарга була!

– Тынгысыз заман. Җитәкчеләр дә «исәпләшәм» дип тормагандыр. Ярсып китеп сугып җибәрерләр, дип тә курыкмадыгызмы?

– Юк! Артык күп сөйләшергә яратмыйм мин, әмма фикерне башымда туплап куям. Шуңа күрә ызгышып, талашып йөргән булмады. Хат килә икән, хатның адресаты буенча шунда барам. Район, колхоз җитәкчесенә, әлбәттә, бу ошамый. Алар юл күрсәтергә тиеш бит! Ә мин киресенчә эшлим. Андый вакытта җитәкчеләр янына иң соңыннан – кайтып китәр алдыннан гына керәм. Шул вакытта «пар чыгарта» алар! «Минем рөхсәттән башка районга килеп, колхозларга барып, тыкшынып йөргән», – дип, редакциягә кайтып җиткәнче үк, редакторга шалтырата иделәр. Мин кайтып керүгә нишләп йөргәнемне беләләр иде инде.

Һәр материалым артында папка-папка исбатларлык документларым туплана иде. Ләкин бер язмам да судка барып җитә алмады. Гаризаларын гел кире алалар иде. Бер район кешесе судка биргәч, телевидениегә киттем, судны бөтен халык карарлык итеп үткәртәсем килде. Безнең практикада андый очракның булганы юк инде, дип, судья исә икеләнеп калса да, ризалашты. Иртәгә суд, дигән көнне, дөньяга фаш булудан куркып, судка бирүче кешем гаризасын кире алган иде. Миңа еш әйтәләр инде: «Кеше судка биргәнгә кайгырып йөри, син сөенеп йөрисең».

Икенче суд бер колхоз рәисе белән бәйле иде. Ул рәис бер укытучының өенә бандитлар җибәргән. Тәрәзәләрен ватып кереп, куркытып чыгып киткәннәр. Шул хатын безгә хат язган. Барып, тикшереп, мәкалә язып чыккан идем. Ә колхоз рәисе – кайчандыр төрмәдә утырып чыккан, югары белем турындагы документын да «ясаттырган» булган. Мин бу эш буенча документлар җыйдым. Дәлилем бар иде.

2-3 ай үткәч, шул колхоз рәисе, мине судка бирергә дип, гариза язган. Ул вакытта бронхит белән авырып, РКБга кереп яткан идем. Редактор шалтырата: «Срочно эшкә чык, сине судка биргәннәр! Болар яный, куркыта. Хастаханәдә икәнеңне белгәннәр. Бер-бер хәл булырга мөмкин», – ди. «Юк, чыкмыйм, качып кереп ятмадым бит», – дим. Баш табиб янына төшеп, хәлне аңлаттым. Күңелсезлек килеп чыкмасын өчен, сакчылар куегыз, дим. Үз кешеләрен куйдылар.

Аннан соң, Чаллыдан дусларым бар иде. Алар белән дә элемтәгә чыкканнар. Дусларым төрмәләр белән яхшы эшли. Колхоз рәисенең дә дуслары – «тюремчиклар». Үзара сөйләшкәннәр дә, ике як хастаханә янына килеп басмасынмы! Монда «разборка» булырга тиеш булган инде... Үзара килешкәннәр булып чыкты.

«Гомер буе хыялланып та, чынга ашмаган хыялым калды»

– Күз алдына китерәм дә, куркыныч!

– Төнге 2-3ләрдә көн саен шалтыратып, янаулар, дәшмичә торулар күп булды. Милициядә эшли торган бер дус бар иде. Бервакыт шулай фатир ишеге янына килеп, саклап утырды. Көн саен 2дә шалтыратып, ыңгырашкан, уфылдаган тавышлар ишетелде. Йөрәгең урыныннан чыгар! Телефон тагын шалтыраса, дустым трубканы озаграк куймый тотарга киңәш итте. «Шалтыратуның кайдан килгәнен билгеләргә тырышырбыз», – диде. Аннан соң шалтыратулар кимеде. Инде курыкмаска да өйрәндем!

Командировкага чыкканда да дусларыма әйтә идем. «Шулар янына шундый-шундый хат белән барам, минем белән бер-бер хәл булса, эзне шуннан эзли башларсыз», – дип кисәтеп, чыгып китә идем.

Чирмешән районына барганым истә калган. Колхоз рәисен мәктәп директоры итеп билгеләгәннәр һәм, ни сәбәпледер, эштән алганнар. Мәктәп директорын яклап язып чыккан идем. Бу да район җитәкчесе белән бәйле җәнҗаллы материал булды. Милициядә эшли торган дустым район милициясенә шалтыратып, дусларына әйтеп куйган. Шулай итеп, теге егет мине саклап йөргән, ә мин сизмәгәнмен! Кайткач, дустым, бер-бер хәл булмадымы, дип сорый. «Юк, бернәрсә дә булмады. Барысы да тәртиптә», – дим. «Берәр «койрык» сизмәдеңме соң?» – ди. «Юк», – дип җавап бирәм, аптырап. «Сине саклап йөрделәр анда», – дип аңлатты бу.

«Татарстан яшьләре»ндә 13 ел эшләдем. Җитәкчеләр арасында да төрле кеше булды. Аңлый торганнары да бар иде. Мамадыш райкомының беренче секретаре Фатыйх Сибагатуллин иде ул чакта. Яшь рәисне яклар өчен, мине чакырып китерделәр. Башта шул авылга бардым, тикшердем, яздым. Аннан соң гына Мамадышка Фатыйх Сәүбәнович янына киттем. Котырды гына! Эндәшми утырдым да, кайткач, үзем теләгәнчә итеп яздым. Материал чыкты. Сибагатуллин газетаны судка бирәчәк, дип чабыштылар. Сибагатуллин килмәде, судка да бирмәде, вакланып, абруен төшермәде, акыллы кеше булып чыкты.

Озак та үтмәде, Фатыйх Сибагатуллинны Казанга авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры итеп китерделәр. Фермерлар җыелышында кабат күрештек үзе белән. Тәнәфестә мине күреп алгач: «Әлфия, син миннән курыкма. Синең өчен ишекләрем һәрвакыт ачык, ишекне тибеп керерсең!» – диде. Эчендә ниләр кайнагандыр, белмим, әмма ишекләрен тибеп кермәсәм дә, сүзендә торды, телефонына кадәр бирде. Аның белән дус идек.

«Шушы мәкаләңне язмасаң, фатир бирәбез, атказанган исем бирәбез», – дигән тәкъдимнәр булды. Аллага шөкер, сатылмадым. Гомер буе хыялланып та, чынга ашмаган хыялым калды: бөтен китап-дәфтәрләрем, кәгазьләрем, аппаратураларым белән бергә рәхәтләнеп, иркенләп, җәелеп утырып эшләрлек эш өстәле! Китап яза башласам, материалларны тезеп салам да, бөтен дөньям тула...

«Кешене хәзер шаккатырып булмый»

– Журналистикада «эксперимент» дигән жанр да бар. «Татарстан яшьләре»ндә эшләгәндә бу жанрда язгансыз, дип беләм. Авыл егетен шәһәргә китергәнегез турында сөйләгәннәре бар… 

– Әйе. Бер тапкыр да Казанда булмаган авыл егетен шәһәргә китерергә тиеш идек. Күрше авылдагы егет булып чыкты ул. Ризалашты. Казанга алып килдем, кунакханәгә урнаштырдым. Аңа төнлә «девушки по вызову» (фахишәләр) шалтыраткан. Егетебез куркып калган. Аннан соң, мин аны төрле кибетләрдә йөрттем, кичен төнге клубка алып бардым. Ул күренешләрне күреп шаккатты! Аңа шок булды. Соңрак, барысын тасвирлап, мәкалә яздым. Фотолары белән чыкты.

Аннан соң, бер колхоз рәисе белән сөйләшкәнем булды. Исемнәрен язмадым. Районга республиканың югары урыннарында эшләүче түрәләр кайткан. Кайтышка, аларга дип, махсус «кызлар» әзерләп куялар икән. Барысын сөйләп бирде. «Фахишәлеккә юл кайдан?» – дигән язма иде ул.

– Экспериментлар хәзер бик сирәк.

– Чөнки кешене шаккатырып булмый. Интернетны ачасың да, шунда карап шаккатып утырасың. Нәрсә генә юк анда! Аллам сакласын.

«Теләсә кайсы кабәхәт кеше турында «ал да гөл» итеп язып чыгарга була»

– Журналист кешегә, тикшерүләр үткәрер өчен, абруйлы җитәкчеләр арасында шәхси танышлыклар кирәкме?

– Кирәк инде ул. «Татарстан яшьләре»ндә икенче ел эшли башлаганда ук «кыңгыраулы» исемем бар иде. «Мамадыш хакимияте» дигән язмамны бастырганнан соң, ул республика күләмендә үк барлыкка килде. Үзенә күрә «имидж» дип әйтим инде. Гади халыкка гына түгел, җитәкчеләргә дә, минем исемне атауга, кем икәнлегемне аңлату кирәк түгел иде. Районга барып та, аларның кабул итмәгән очраклары булмады.

Ул вакытта матбугатның көче зур иде. «Закон о печати»ны беләсезме сез?» – дип кенә сөйләшә идек. Хәзер берәрсенә әйтеп кара! Белми дә ул аны, белергә дә теләми! Шуңа күрә, без бик бәхетле чорда эшләгәнбез икән, димен.

Акча «исе» килеп тора торган мәкалә дә язарга туры килмәде. Хәзер бөтен әйбер акчага корылган бит. Буржуаз журналистика гына сатыла ала, Совет журналистикасы сатыла алмый, дип өйрәттеләр университетта. Теләсә кайсы кабәхәт кеше турында «ал да гөл» итеп язып чыгарга була.

Хәзер китаплар яза башладым бит инде...

– Ни өчен журналистикадан киттегез?

– Пенсиягә чыккач киттем. Ләкин бөтенләй китеп бетмәдем. «Сөембикә» журналында әле дә материалларым чыккалый. 2000 елда «Татарстан яшьләре»ннән киттем. «Татарстан яшьләре» – яшьләр газетасы, анда яшьләр эшләргә тиеш, дигән фикер белән яшьләргә юл бирдем. Әмма да ләкин анда яшьләр килмәде.

Журналист төрле һөнәр үзләштерә, дигән максат белән, иминият компаниясе юнәлеше белән кызыксына башладым. Шул эшнең асылын аңлыйсым килде. Самолетка утырып, штурвал артында очканым, поездга утырып, машинист янында барганым булды. Нечкәлекләрен өйрәнеп, язмалар бастырдым.

2000 елда «Сөембикә» журналына баш мөхәррир булып Фирая Бәдретдинованы билгеләделәр. Ул мине редакциягә эшкә чакырды. 2008 елга кадәр килешү белән эшләдем, редколлегия әгъзасы булдым. «Хокук һәм хәят» журналын Хәлим абый Гайнуллин җитәкләде. Журналның татар бүлеген алып баруны сорады, 2012 елга кадәр шунда эшләдем дә пенсиягә чыктым.

Шуннан китаплар язарга керештем. 2005 елда, төрле газета-журналларда чыккан язмаларымны туплап, «Мин яратам сезне» дигән җыентык чыгардым. Әлеге хезмәтем буенча берничә студент диплом эше дә язды. Барлыгы 8 китап чыкты. Бөтенесе документаль проза жанрында язылган. Әдәби әсәрләр язарлык материалым бар, ләкин җитешеп булмый. Күпләр китап язу белән шөгыльләнгәнемне белеп алды.

Бер елны бер мультимиллионер мөрәҗәгать итте. Европада яши, бай татар кешесе. Үзе турында китап язуны сорады. Китап язар алдыннан, гадәттә, МВД системасы аша, кешенең үткән тарихын тикшерәм мин. Ә бу кешенең үзеннән сорыйсы иттем: «Криминал бармы?» – дидем. «Бар», – дип, башын какты. «Ул турыда китапта язачакбызмы?» – дим. «Юк», – ди. Шулай булгач, ул кешене ничек итеп мактап язмак кирәк? Исемемә тап төшерү була бит. Гафу үтенеп, баш тарттым. «Мин сиңа утрау бүләк итәм! Минем турында яз әле», – дип, кабаттан сорап карады. Күзләрем шакмак булды. «Биш утрау бирсәгез дә, булдыра алмыйм, ачуланмагыз инде», – дидем.

– Үкенеч калмадымы?

– Юк. Аллам сакласын!

– Гаилә хәлегез турында сөйләп үтсәгез иде. 

– Мин үзем генә. Тормышта гаиләм әти белән әни иде. Алар хәзер юк инде. Июньдә әниемне озатканга да ике ел була. Әтием 2016 елда вафат булды. Әлхәмдүлилләһ, яшь баланы караган шикелле, яннарыннан да китмичә хөрмәтләдек, тәрбияләдек, кадерләп соңгы юлга озаттык. 

Гаиләмне үз вакытында корырга җай чыкмады: шушы яраткан журналистика хезмәтенә башым-аягым белән кереп чумдым да, шуннан чыга алмадым. Әйтерсең, миннән башка бу эшне башкаручы юк. Һәр нәрсәнең үз вакыты бар бит. Ә шул вакытны кулдан ычкындыргач, акыл кергәч, кирәксенмәдем. Егетләрем булмады түгел, ләкин аларның үз таләпләрен кабул итә алмадым. Мин бит бик үҗәт, үземчә генә яшәргә өйрәнгән кеше. Ирем булса, җитмәсә, минем һөнәремне хупламаса, дөнья гизә алыр идем микән, үзем теләгән шөгыльләр белән шөгыльләнә алыр идемме? Кая теләсәм, кайчан теләсәм шунда чыгып китеп, язмалар әзерли, китаплар яза алыр идем микән? Юктыр дип уйлыйм. Ике кыз туганым - Дилара белән Роза, аларның балалары, оныклары бар, әлхәмдүлилләһ - менә шулар минем гаиләм. 

Карьера ясарга омтылмадым - миңа ул кирәк түгел иде. Әмма журналистикадан киткәч тә исемемне калдырырлык имиджны ясадым дип беләм. Мине беләләр, укыйлар, очрашканда таныйлар, ихтирам, хөрмәт белән каршылыйлар. Яраткан укчыларыма мең рәхмәтлемен!

«Аллаһы Тәгалә хаҗга барырга үз юлын ачты»

– Хәзер дә китап язу белән шөгыльләнәсез, димәк?

– Әле туктап калдым. Иганәчеләр юк. Авылым тарихын язасым бар. Тарихны 2015 елдан бирле өйрәнәм. Материал туплавы да җиңел эш түгел. Архивларда күп утырырга кирәк. Авылның шәҗәрәсен эшләп бетердем. Китапны чыгару өчен авыл кешесеннән акча җыясым килми. Мин 2000 елдан бирле Кытай медицинасы белән шөгыльләнәм. Үз-үземне шуның белән аякка бастырдым. Аллага шөкер, авырганым, дару ашаганым юк. 2 ел чамасы биоэнергомассаж ясарга өйрәтәм. Кешегә дә файдасы бар – сәламәтлекне ныгыта, үземә дә файдасы бар – шуннан кергән акчаны, китап чыгарырга дип, җыеп барам.

Шөкер, 3 тапкыр хаҗга барып кайттым. Бер барып кайтсаң, магнит кебек, үзенә тартып тора, диләр. Дөрестән дә шулай. Аннан икенче кеше булып кайтасың. Анда энергетика, аура башка. Аллаһы Тәгалә каршындагы бурычымны үтәдем, Раббым кабул кылсын!

2012 елың май ае. Дус хатын шалтырата. Хаҗга бергә барырга тәкъдим итте. Аңгы-миңге килгән арада, «Исемлеккә керттем, яме!» – дип, кабаттан шалтыратып әйтте. Аллаһы Тәгаләдән бер билге булгандыр инде, дим. Фәйрүзә Мөслимова янына киңәшләшергә бардым. Бөтен әйберне сөйләде, аңлатты. Мине хаҗга барырга әзерләп, күлмәкләренә кадәр биреп, өйгә кайтарып җибәрде.

Тик бер проблема – акча юк! Аны кешедән алырга ярамый. Керемем дә юк, хәләл акча булырга тиеш. Икенче көнне бер китабымның герое шалтырата. «Китап өчен премия бирим әле», – ди. Бер атнадан Кукмарадан шалтыраттылар. Шулай ук, китаплар өчен гонорар бирмәгән иделәр, шуны искә төшереп, акчасын җибәрделәр. Бер атна эчендә хаҗга барырлык акча җыелды. Ниятенә кергәч, Аллаһы Тәгалә хаҗга барырга үз юлын ачты. Барысы да нияттән тора.

Бер ай хаҗда булып, ураза тотып кайткан идем. «Кайткач, яулыгымны салырмын инде», – дигән идем. Салмадым. Шәрә йөргән кебек миңа хәзер. «Ничек яулыксыз йөрдем микән мин?» – дим.

«Хәзер яшерен цензура бар. Язылмаган закон кебек: әйтергә була, ләкин әйтергә ярамый»

– Хәбәрләрне укыйсызмы, карыйсызмы?

– Телевизор карамаганыма 2 еллап булгандыр. Журналист булып эшләгән кеше буларак, телевидениедә сөйләнгәннәрнең күпчелегенә бөтенләй ышанмыйм. Кулга эләккән матбугатны караштыргалыйм. «Безнең гәҗит», «Ирек мәйданы»н укырга туры килә, «Акчарлак» – без эшләгән вакыттагы «Татарстан яшьләре»н хәтерләтә. Электрон матбугатны да туры килгәндә укыйм. Безнең чор белән чагыштырып булмый инде. Элек тере кешеләр белән эшләү бар иде. Хәзер бөтен мәгълүмат (дөресе дә, ялганы да) интернет аша җыела. Компьютер каршында утырып кына дөрес мәгълүмат туплап булмый.

Хаталарга эчем поша. Хаталы язучы журналистлар шактый күп очрый. Сүз, җөмлә төзелешләреннән тыш, кешенең исем-фамилиясен татарча язмыйлар. «Паспортымда шулай язылган», – диләр. Паспортка кайчандыр бер наданы Гелия, Гелфия, Ряхим дип язган икән, ник аны гомер буена шулай «өстерәп йөртергә»?... Бу – хата бит инде! Журналистларга: «Ичмасам, сез булса да дөресләп язсагыз иде», – дип әйтәм. «Шулай язарга кушалар бит», – диләр.

Рузилә Мөхәммәтованың язмаларын укыйм, Рәмис Латыйповны бик хөрмәт итәм, без алар белән бер чорда эшләдек, фикер агышларыбыз бер. Шулай ук турысын әйтә торган журналистлар алар.

– Турысын әйтүчеләр бармы ул?

– Бар инде алар, ләкин барыбер, элеккечә түгел. Элекке кебек турысын әйтеп тә булмый. Цензура элек тә бар иде ул. Хәзер, цензура юк, дип әйтәләр. Хәзер ул – яшерен цензура. Язылмаган закон кебек: әйтергә була, ләкин әйтергә ярамый.

«Менә шулай дип әйттеләр бугай», «теге әби шулай сөйләгән иде» һ.б. дигән әйберләр күп. Аны «бугай» дип әйтеп булмый, расларга кирәк. Төгәл түгел икән, язарга кирәкми. Телефон аша алган интервьюларны өнәп бетермим. Бер интервью эшләр өчен, үземә кирәкле җавапны ишетер өчен, кеше янына берничә тапкыр барып килә алам. Бер үк сорауны төрле яклап, төрлечә әйләндереп бирәм. Сорауны икенче төрлерәк формалаштырам икән, ул аңа детальләр өстәп, исенә төшереп җавап бирә.

Бервакыт колхоз рәисе янына бардым. «Яхшы эшләвегезнең серен сөйләп үтегез әле», – дим. «Аның өчен эшләргә кирәк инде», – ди бу. Ничек эшләргә кирәк икәнлеген белергә телим, югыйсә! «Эшләргә кирәк инде», – ди, шуннан артыгын сөйли алмый. Шуның кебек, беренче тапкыр кеше янына барганда, аны тулаем ачып бетереп булмый. Иң элек ул – сине, син аны өйрәнәсез, икенче тапкыр барганда, кеше ачыла башлый, өченче тапкыр күрешкәндә бар булганын ачып сала, ышанычы туа. Шуңа күрә, ашыгып эшләргә киңәш итмәс идем. Аңлыйм: газета, матбугат агентлыкларында тиз, өлгер булуың кирәк. Үзең турында күбрәк сөйләгән саен, кешенең дә сиңа ышанычы арта.

Минем бервакытта да алдан сораулар төзеп, интервьюда бер-бер артлы сүзен-сүзгә шуларны биреп утырганым булмады. Ул үзеннән-үзе туа. Шул вакытта әңгәмә дә ихлас, экспромт булып чыга. Әңгәмәләрне күбрәк өйдә алырга яратам. Кафеларда, рәсми оешмаларда алган әңгәмәләр ихлас булып чыкмый.

– Яшь журналистларга әйтер сүзегез?

– Яшьләр күбрәк кеше арасында, авылларда йөрсен, аларның фикерләрен тыңласын иде. Интернеттан алган мәгълүмат белән генә кешене шаккатырып булмый. Күбрәк кешеләр белән очрашу мөһим. Дөрес язу кешенең гыйлем дәрәҗәсеннән дә тора. Хәзер татар теле дәресләре мәҗбүри укытылмагач, игътибар кимегәндер.

Элекке журналистларның язмаларын укырга тәкъдим итәр идем. Мәдинә Маликова, Диләрә Зөбәероваларны укый идек без. Мөхәммәт Мәһдиевның телен генә карагыз, ул беркайчан да искерми! Аларны укып, өйрәнеп, хәзерге журналистларның тел байлыгын арттырырга зур этәргеч булыр иде. Озак еллар эшләгән һәм хәзер дә язуын дәвам иткән журналистлар байтак. Алардан тел байлыгына өйрәнергә була. Кеше күбрәк укыган саен күбрәк белә ул.

  • Саматова Әлфия Хәнәфи кызы – 1955 елның 3 августында Актаныш районы Иске Кормаш авылында туа. 1970 елда Иске Кормаш сигезьеллык, 1972 елда Актаныш урта мәктәбен тәмамлый. 1973-1977 елларда Югары Яхшый, Күҗәкә сигезьеллык, Теләкәй урта мәктәпләрендә башлангыч сыйныфлар укытучысы һәм пионервожатый була, соңрак рус, татар теле һәм әдәбияты фәннәрен укыта. 1977-1987 елларда «Игенче даны» газетасы редакциясендә хәбәрче, хатлар бүлеге мөдире вазифасын башкара. 1987-2000 елларда «Татарстан яшьләрен»ндә – бүлек мөхәррире.
  • 2000-2008 елларда «Сөембикә» журналында бүлек мөхәррире. 2008-2012 елларда «Хокук һәм хәят» журналы редакциясендә эшли. 1980 елдан СССР (хәзерге Россия) һәм Татарстан Журналистлар берлеге әгъзасы.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100