Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Журналист Альберт Шакиров ни өчен озын мыек үстерүен әйткән

news_top_970_100
Журналист Альберт Шакиров ни өчен озын мыек үстерүен әйткән

Продюсер, ТНВ каналының «Таяну ноктасы», «Туган авылым» һәм «Юлчы» тапшырулары алып баручысы Альберт Шакиров күпләрдә зур кызыксыну уята. Телевизор караучыларны аеруча: «Ник Альберт Шакиров мыек үстерә, ник ул аны кырмый икән?» – дигән сорау борчый икән. Бу сорауга җавабын Альберт Шакиров ТНВ телеканалы сайтында әйткән.

«Мыек турында сораулар күп инде ул. Аңа нәрсә дип җавап бирергә дә аптырыйсың кайсы вакытта. Мыек нәрсә инде, кырмасаң, үсә ул. Аның бөтен сере шунда гына. Шулай күпмедр вакыт иренеп йөрдем-йөрдем дә, шунда бер төрле формага килеп китте дә, ошады да калды.

Аннан соң, тарих өлкәсе белән кызыксынгач, шул өлкәдә иҗат иткәч, тапшырулар эшләгәч, барыбер дә күзгә чалына: архив материалларында татар зыялыларының, аеруча XX гасырдагы безнең тарихыбызга зур йогынты ясаган зыялыларның, менә шундыйрак образда булганнары. Шуңа күрә, ничектер, алар ягына да бертөрле «оммаж» булсын дигән кебек, татарларның, татар зыялы ирләренең, әдипләребезнең шундыйрак кыяфәттә булуын истә тотып та, шундый бер образга авышу булгандыр. Бәлкем, башка сүзләр белән «профдеформация» дип тә әйтеп була торгандыр инде.

Барыбер ул чорны якын итәм мин,  ул чордагы фикерләргә әйләнеп-әйләнеп кайтам. Андый зыялылар арасыннан Г.Камал, Г.Исхакый, Дәрдемәнд, Садри Максудый, халыкара бөтендөньяда таралган кеше һәм кырым татары булса да, Исмәгыйл Гаспралыны да әйтергә була. Менә ничектер шулар үрнәк, шуларга тартылу, аларның фикерләренә  сокланып карап тору үзенең эзен калдырган инде минем якты йөземдә дә», – дигән Альберт.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 29 май 2023
    Исемсез
    Он не панк, он не хиппи, он не хеви металлист
  • 29 май 2023
    Исемсез
    Америкадагы панк рокер стиле бу
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100