news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Зурая, үсә башлады»: Чәчкә операция ясаткан

news_top
«Зурая, үсә башлады»: Чәчкә операция ясаткан
Фото: Чәчкәнең социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Җырчы Чәчкә социаль челтәрләрдә сәламәтлегенә кагылышлы яңалык белән уртаклаша.

Җырчы сүзләренчә, соңгы вакытта тамашачылар аңа: «Битеңдәге миңең кая? Матур иде бит! Синең «изюминка» иде», – дип яза башлаган. Чәчкәгә исә бу миңен алдырырга туры килгән икән.

Әйе, битемдәге миңне үзем дә ярата идем. Күпләр «Дикий ангел» киносы чыккач миң ясап йөрсә, минем табигатьтән бирелгән үз «йөземем» иде ул. Ләкин соңгы елларда ул зурая, үсә башлады. Берсендә иртән тастымал белән бит сөрткәндә сыдырып, бик авырттырдым, төсе дә үзгәргән кебек булды. Куркып, хастаханәгә киттек. Табиб махсус аппаратлар белән карагач: «Тиз арада алдырыгыз», - дип операциягә юллама бирде.

Операция авыр булмады, гистология нәтиҗәләрен көткәндә генә борчылдым. Бәхеткә, анализларым яхшы булды Миннән киңәш шул - тәнегездә миңнәр күп һәм аларның үрчүен, зураюын күрәсез икән, тикшеренегез. Сәламәт булыйк! – дип яза җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар