Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зур завод директоры булып эшләгән хатынның өендә өч дусны берьюлы үтергәннәр

news_top_970_100

Мәскәү өлкәсендәге Свитино авылында 3 дус хатын-кызны берьюлы атып үтергәннәр. Пенсионеркаларның мәетләрен тагын бер дус хатын тапкан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Светлана исемле хатын 3 дустына да шалтырата, тик алар барысы да телефоннарын алмый. Шуннан соң Светлана чаң суга, дусларының берсенең коттеджына эзләргә китә.

«Бу – минем дусларым. Өчесе дә. Алар барысы берьюлы җавап бирмәде», – дигән ул телеканал хәбәрчесенә.

Шулай итеп 7 февральгә каршы төндә Свитино авылындагы коттеджда атып үтерелгән 3 хатын-кыз мәете табыла. Аларны капчыкларга салып, подвалга яшергәннәр.

Мәрхүмә хатыннарның берсе эшмәкәр Светлана Ф. булып чыга. Моңа кадәр ул зур завод директоры вазифасында эшли. Мәетләр табылган йорт та аныкы була. Ул соңгы вакытта биредә 2 дус хатыны белән яши.

Җинаять эше ачылган. Тикшерүне Мәскәү прокуратурасы үз контроленә алган. Ведомство белешмәсе буенча, җинаять булган өйдән кыйммәтле әйберләр һәм акча югалган, хуҗабикәнең машинасын да урлап киткәннәр.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе белешмәсе буенча, мәрхүмә хатыннар 1959 һәм 1956 елларда туган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100