Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зур юлга чыкмый иде бит»: Татарстанда 17 яшьлек җайдак кыз һәлак булган

news_top_970_100
«Зур юлга чыкмый иде бит»: Татарстанда 17 яшьлек җайдак кыз һәлак булган
"Татар-информ" архивы

10 июньдә Тукай районының Яңа бистәсендә җайдак кыз һәлак булган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

17 яшьлек кыз, атка атланып, бистәдән М7 трассасы ягына таба юлдан бара. Янында атның колыны да була. Шул чакта каршыга «КамАЗ» машинасы килеп чыга. Колын читкә таба китә, ат та аның артыннан борыла һәм җайдакны атып бәрә. 

Җайдак кыз «КамАЗ» машинасы астына барып төшә һәм урында ук һәлак була.

Мәрхүмә кыз Дарья исемле, ул хайваннарны бик ярата, гаиләдә атлар, ишәкләр һәм башка терлекләр асрыйлар. Фаҗига булганда атланып барган атын һәм аның колынын Дарья үзе үстерә.

Әнисе сүзләренчә, Дарья Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумында кондитер булырга укый. Фаҗига вакытында әни кеше өйдә булмый, кызы үлүен авылдашлары телефоннан шалтыратып әйтә.

«Мин анда кичке 5тә килдем, 9нчыда киттем, аны моргка алып киттеләр. Аны бу юлга нәрсә чыгаргандыр – белмим дә инде. Ул анда беркайчан барганы юк иде. Кичә бөтенләй атта йөрергә җыенмады. Сабантуй бит – кешеләр, машиналар күп. Ул гадәттә кырларда йөри иде, зур юлга чыкмады. Аты да, эт кебек, тыңлаулы иде. Машиналардан курыкмый. «КамАЗ» йөртүчесе дә безнең бистәнеке», – ди әни кеше.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100