Зур югалту булды ул... (Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб турында истәлекләр)
Тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Нурулла Гариф Вәлиулла Ягъкуб турында истәлекләре белән уртаклаша.
Вәлиулла хәзрәт Ягъкуб искә төшкәндә, күз алдына озын гәүдәле, чандыр гына егет килеп баса. Без аны беренче шундый итеп күрдек. 2000 еллар башы. Безнең аспирантурада укып йөргән вакыт. Ул күбрәк дини өлкәдә кайнаса да, бик еш кына Тарих институты бинасына килеп йөрде. Аралашкан, тарих турында башланган бәхәсләр булган чагында аның дин, тарих өлкәсендә дә бик белемле булы, активлыгы нык сизелә иде. Шул аралашуларда, суфичылыкка бәйле эзләнүләрем, табылдыкларым булуы сәбәпле, ул мине әле суфичылык буенча үзе оештырган конференциягә дә чакырды. Аның бу зурлап, галимнәрне җыеп оештырган беренче конференциясе булды.
Безне тагын бер уртаклык – Кабан шәһәре тарихына бәйле кызыксынуларыбыз берләштерде. (Кабан шәһәрлеге Казан ханнарының резиденциясе буларак билгеле, хәзер якынча шул урын «Архиерей бакчасы» дип атала, хәзер Идел районында, Урта Кабан тирәсендә – «Интертат»). Бу вакытта тарихчы-археолог Альберт Әхмәтҗан улы Кабан шәһәрлегендә күләмле казу эшләре алып барды. Без анда бик еш барып, казу эшләренең барышы, казылмаларның табылдыклары белән таныша идек.
Шунысы хәтердә: андагы чиркәүнең подвалына төшкәч, менә монысы – кабер ташы, менә болары – чиркәү нигезенә салынган кабер ташларына бик охшаш, дип күрсәтеп йөрүләре истә калган. Вәлиулла хәзрәт, Кабан шәһәрлеге Казан христиан епархиясенә тапшырыла икән, дип сүз чыккач, бу хәлгә битараф кала алмады. Кабан шәһәрлегенең татар тарихында зур тарихи мирас булуын дәлилләп, конференция-түгәрәк өстә оештыруда актив булды. Конференциядә яңгыраган чыгышларны туплап, җыентык чыгарырга дип йөргәне истә калган...
Вәлиулла хәзрәт дини, милли өлкәдә дә актив эшчәнлек алып барды. Ул беренчеләрдән булып, дини китаплар бастыру эшчәнлеген активлаштыру теләгеннән чыгып, типография оештырды. Әлеге типографиядә басылган йөзләрчә китапларда бу чорның тарихы актив чагыла. Чыккан китаплар арасында безгә килеп җитмәгән үткәннәрдәге мирас та күп булды. Бу китапларны башка типографиядә басылганнарыннан аерып алу җиңел. Коңгырт төсле, юка тышлы, саргылт кәгазләрдә басылган алар. Бу чорда китапның зиннәтле булуы түгел, эчтәлеге кыйммәт иде. Дини эчтәлектә булган татарча китапларга сусаган заман иде бу!
Китаплар дигәндә, үземә дә Вәлиулла хәзрәт оештырган һәм җитәкләгән «Иман» нәшриятында 3 китабымны чыгарырга насыйп булды. Аның беренчесе – А.М. Машановның «Записки миссионера» («Миссионер язмалары») дигәне иде. Мин бу җыентыкны Университет китапханәсеннән табып алган идем. Аның эчтәлеге белән танышкач, бу бик актуаль дип, кызыксынып, Вәлиулла хәзрәт аны 2 атна эчендә дөньяга чыгарды. Шул китап чыккач, сөйләшеп утырган вакыттагы бер әңгәмә дә истә калган. Мин бу турыда истәлекләремдә дә язган идем. Бу язманы шул килеш кенә җиткерәм:
«2002 ел май ае. Китап чыгару теләгеннән «Иман» нәшрияты директоры Вәлиулла хәзрәт янына барам. Сүзебез шул ук – заманасын үзгәртерлек шәхесләр турында. «Иман» нәшрияты китап чыгара, әмма алар бу эшкә, китапка керәчәк әдәби әсәрләрнең темасына карап кына алына икән. Хәзрәт минем дини темаларга бәйле нинди әсәрләр укуым һәм аларның ахыры ничек бетүе турында сораша. Фәүзия Бәйрәмованың яңарак кына чыккан «Соңгы намаз» романы турында фикеремне сорый. Дини темага язылган беренче күләмле әсәр бу. Хәзрәт романның бар яхшы якларын билгеләп, мактап, ахырының трагик язмыш белән бетүе өчен генә борчыла. Шул сәбәпле сорау бирә:
– Нигә дингә килгән кешенең язмышы шартлау, үлем белән бетәргә тиеш?! Ниләр генә язмыйсыз, язмаларыгыз тулы – өметсезлек. Өметсезлек белән кешене куркытып кына була, тәрбияләп булмый. Дингә килгән кешедә җаваплылык хисе, өмет һәм яшәү теләге уянырга тиеш! Уйла, фикерең булса – яз. Икенче китабыңны да чыгарырмын, – дип, ышандырып, озатып кала.
Кеше кушуы буенча әсәр язылмый ул. Әмма хәзрәтнең бу сүзләре уйландырды, күңелдә туган фикерләр кәгазь битләренә күчеп бетмичә тынычлап йоклатмады мине. Милли каһарманым белән бергә яшәдем, барын да уртакка кичердем мин. «Акланган өмет» китабым шулай туды, һәм Вәлиулла хәзрәт аны шул елның ахырында ук бастырып та чыгарды. Сүзендә тора белә иде ул!»
Бу турыда «Казан Утлары» журналында басылган «Безнең заман герое» дигән язмамда искә алган идем.
Вәлиулла хәзрәт турында тагын бер искә алып узасым килгәне, минем «Татар халкының азатлык сугышы» дигән китабымны судка бирүгә бәйле. 2009 ел иде бу. Бер очрашканда, ул: «Нурулла, мин синең китабың белән махсус танышып чыктым, китапка бәйле сәяси хәлләр белән синнән яхшырак мәгълүматлы (Вәлилулла хәзрәт баш прокурор Кафил абый Әмиров белән еш аралаша иде. Кафил абый бу китапны һәрчак күз уңаенда тотты дип ишетеп беләм. Чөнки ул үзе дә тарих белән кызыксына, Тарих институты галимнәре белән аралаша иде. Ә бу китап Тарих институтының да бер җимеше иде). Китабың бик яхшы булган, аның бер җиренә дә бәйләнерлек түгел. Әмма хәзер синең белән журналистлар бик кызыксыначак. Сорауларына җавап биргәндә яхшылап уйла, ялгыша күрмә. Алар кечкенә генә ялгышны да кабартып, аннан фил ясый белә», – дип, киңәшен биргән иде.
Аның белән аралашуымны күрүчеләр, миңа бик еш: «Ул органнар белән дус, аның белән аралашма, аның белән фикерләрең белән бик бүлешмә, аңа бик якынайма...» – дип еш киңәшләрен бирәләр иде. Миңа Вәлиулла хәзрәтнең, ярдәменнән башка, бер зыяны да тимәде.
Өченче китабымны чыгару тарихы белән дә кыскача гына таныштырыйм инде. Китапка бәйле материаллар белән танышып чыккач, «чыгарыйк әле» дип, үзе үк аны соратып алды. «Болгар-татар ташъязмалары» дигән җыентык иде ул. Бу вакытта «Иман» нәшрияты зур танылу алган, аның китаплары да инде төсле, фотокәгазь тышлыкларда, ак, сыйфатлы кәгазь битләрендә чыга иде. Бу китабымны мин типографиягә 2012 елның 20 маенда тапшырганмын. 308 битле булуына кармастан, 1 атна эчендә, тиражы 300 булып дөньяга чыкты ул. «Миңа ничә китап бирәсең?» – дигәч тә, Вәлиулла: «Күпме күтәрә аласың, шуның хәтле үзеңә ал!» – дип шаярткан иде. Китап чыгып, 10 көнләп вакыт узуга, әлеге китап чыгу уңаеннан «Иман» ислам мәдәнияте мәркәзендә (Тукай урамы, 38) тәкъдим итү кичәсе булды.
Кичәгә җыелган галимнәр, «тарихыбызны өйрәнү өчен бик кыйммәтле китап» дип, аңа зур бәя бирде. Анда галимнәрдән Хуҗин Фаяз, Галләмов Рәшит, Резидә Сафиуллина..., журналистлардан Рәшит Минһаҗ кебек билгеле шәхесләр катнашуы истә калган. Конференция бик матур узды. Матбугатта һәм интернетта киң күләм яктыртылды. Вәлиулла хәзрәт, килгән кунакларны зурлап, матур табын да корган иде.
Шушы вакыйгадан соң атна-ун көн узгач, бүгенгәчә күңел ышанмаслык вакыйга булды...
Бик зур югалту иде бу. Без аны бүгенге көндә дә юксынабыз. Вәлиулла хәзрәт, дин, тарих, милли яшәеш өлкәсендә зур белгеч буларак, халкыбыз яшәешенә күп хезмәт кертәчәк шәһес иде.
Хәзер инде, урыны җәннәттә булсын, дигән теләктә генә калырга туры килә...