Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зур йөк машинасы ике катлы бинага бәрелеп яна башлаган - видео

Зур йөк машинасы ике катлы бинага бәрелеп яна башлаган - видео

news_top_970_100
Зур йөк машинасы ике катлы бинага бәрелеп яна башлаган - видео
Алтай өлкәсендә зур йөк машинасы җиңел машина белән бәрелешкән. Шуннан соң фура ике катлы торак йортка килеп кергән һәм яна башлаган. Юл һәлакәтендә ике кеше үлгән. Бу урыннан кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. 


Авария 2 октябрьдә Тальмен районында була. Чуй трактының 152нче километрында йөк машинасы каршы як полосага чыга һәм зур тизлектә килеп җиңел машинаны бәрдерә. Шуннан соң йөк машинасы юлдан чыгып китә һәм ташландык автосервис бинасына килеп керә. Авариядән соң йөк машинасына ут каба. Бина да яна башлый. Янгын 150 квадрат метр мәйданда була, диелә бу хәбәрдә.

Toyota Raum җиңел машинасы салонында булган йөртүче һәм пассажир урында ук һәлак була. Аларның исән калу ихтималы бөтенләй булмый. Йөк машинасын йөртүче дә имгәнә, аны хастаханәгә озаталар.

"Фура йөртүчесе исән. Машинага ут капканчы аны кабинадан чыгардылар", - дигән шаһитлар "КП" сайтына.

Фура йөртүчесе сүзләренчә, иномарка каршы якка чыккан, башка шаһитлар да шул хакта сөйли.

Төбәк буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәр иткәнчә, авария вакытында бина эчендә кешеләр булмаган. Элек биредә кафе булган, хәзер ул буш тора.

"Фураның кабинасы җимерелгән. Урында ашыгыч ярдәм табиблары эшләде. Җиңел машина эчендәгеләр барысы да үлгән. Кафеның түбәсе янып бетте, йөк машинасының кузов кисәге генә калды", - дип сөйли Алексей исемле шаһит.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100