
Танылган аш-су блогеры Рафилә Шәмсетдинова өченче тапкыр әни булган. Алар тормыш иптәше Нияз белән ике кыз тәрбиялиләр. Әлеге матур гаиләдә малай дөньяга аваз салган.
«Зур Хаҗ бүләгебез рамазан аенда гаиләбезгә килеп керде, сөбханАллаһ. Өченче тапкыр әти-әни булдык», – дип сөенеч алды Рафилә Шәмсетдинова социаль челтәрләрдә.
Блогерның язылучылары, дуслары аларны әлеге шатлыклы вакыйга белән тәбриклиләр. Әнигә дә, бәбигә дә сәламәтлек теләп, бик күп матур теләкләрен юллыйлар.