Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зур тизлектә килгән машина егет белән кызны таптаган, кыз үлгән, егет хастаханәдә

news_top_970_100
Зур тизлектә килгән машина егет белән кызны таптаган, кыз үлгән, егет хастаханәдә
Фото: © "Татар-информ"

24 сентябрьдә кич белән Пермьнең Киров районындагы «Браво» сәүдә үзәге янында авариядә 17 яшьлек кыз һәлак булган. Зур тизлектә килә торган машина ике җәяүлене – егет белән кызны бәрдерә. Алар юлны яшел төскә чыгып барган. Йөртүче машинасын ташлап качкан, егет исән, кыз үлгән. Бу турыда Пермь.Онлайн хәбәр итте.

Мәрхүмә кыз белән бергә баручы 18 яшьлек егет имгәнгән, ул хастаханәдә ята, диелә хәбәрдә.

Кызны элеккеге сыйныф җитәкчесе искә алып сөйләгән. «Фаҗиганең ничек булганын белмим. Ләкин мин шуны тәгаен әйтә алам – кыз бернинди кагыйдә бозмаган. Ул бик мәрхәмәтле, актив кыз иде. Гафу итегез, бик кыен», – ди елый-елый Наталья С.

Мәрхүмә кыз Краснокаманың 7нче мәктәбендә укыган. «Ул бик яхшы укыды. Мин чакырган бөтен чараларда катнашты, беркайчан ярдәм итүдән баш тартмады. Класста тәртип урнаштырырга тырышты, аны тыңлыйлар, хөрмәт итәләр иде», – ди укытучы.

9нчы сыйныфтан соң кыз бала Краснокама техникумына медицина эшенә укырга кергән, быел 2нче курска күчкән.

«Комментарийларны укыдым, кешеләр наушниклар турында яза, бу – сафсата. Ул андый кеше түгел, аңламыйча бара торган түгел. Юк, ышанмыйм», – ди укытучы.

Эчке эшләр министрлыгы белешмәсе буенча, җәяүлеләр юлны светофорның яшел төсенә чыккан. Машинасын ташлап качкан йөртүче тиз арада өендә тапканнар. Ул – 2000 елда туган егет, Пермьдә яши, Volkswagen Polo машинасында барган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100