news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зур тизлектә килгән Mercedes-Benz кешеләрне бәрдергәнен видеокамералар төшереп алган

Исерек йөртүче аркасында бер хатын-кыз урында ук үлгән, икенчесе җитди имгәнгән.

news_top
Зур тизлектә килгән Mercedes-Benz кешеләрне бәрдергәнен видеокамералар төшереп алган

5 августта Мәскәүнең Батайский юлында иномарка кешеләрне таптаган. Бу аварияне күзәтү камералары төшереп алган. Әлеге кадрларны «Вести» каналы күрсәтте.

Видео кадрларыннан күренгәнчә, ике хатын-кыз «зебра» буйлап юл аша чыгып бара. Шул чакта Mercedes-Benz E320 машинасы килеп чыга. Иномарка зур тизлектә килеп, хатыннарны бәрдереп китә.

40 яшьлек хатын урында ук һәлак була. Аның белән бергә булган хатынны хастаханәгә алып китәләр, ул бик җитди имгәнгән.

Соңрак хокук саклаучылар ачыклаганча, авария ясаган иномарка белән 43 яшьлек ир-ат идарә иткән. Ул Мәскәүдә яши һәм беркайда да эшләми. Авария вакытында ул исерек булган. Хәзер бу кешегә карата җинаять эше ачылган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар