news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зур тизлектә килә торган машина җәяүлеләрне бәрдергән мизгел видеога эләккән

Коточкыч авария Петербургның Нева проспектында булган.

news_top
Зур тизлектә килә торган машина җәяүлеләрне бәрдергән мизгел видеога эләккән
https://www.tatar-inform.ru

15 декабрьдә Санкт-Петербургның Нева проспектында бер машина җәяүлеләрне бәрдергән. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Volkswagen машинасы бик зур тизлектә килә һәм кызыл төскә чыгып китә. Шул чакта ул юла аша чыгып бара торган ике кешене бәрдерә.

Кешеләрне бәрдереп киткәч, машина тротуарга очып чыга.

Әлеге фаҗига мизгеле видеога эләккән. Кадрларда машинаның бик тиз баруы күренә.

«Интерфакс» үз чыганакларын сылтама белән хәбәр иткәнчә, авариядә бер кеше һәлак булган. Тагын бер кеше бик җитди имгәнгән, аны хастаханәгә озатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар