news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зур тизлектә каршы якка чыккан иномарка берничә тапкыр әйләнеп капланган мизгелне видеорегистратор төшереп алган

Зур тизлектә каршы якка чыккан иномарка берничә тапкыр әйләнеп капланган мизгелне видеорегистратор төшереп алган

news_top
Зур тизлектә каршы якка чыккан иномарка берничә тапкыр әйләнеп капланган мизгелне видеорегистратор төшереп алган
19 апрельдә Коми өлкәсенең Ухта шәһәре янында ике автомобиль кара-каршы бәрелешкән. Шуннан соң машиналарның берсе берничә тапкыр әйләнеп капланган. Әлеге мизгелләрне узып баручы машина видеорегистраторы төшереп алган. Бу кадрларны "Вести" каналы күрсәтте. 


Капланган машинада барган өч яшьлек бала җитди имгәнгән.

Биредәге матбугат чаралары хәбәр иткәнчә, BMW машинасын йөртүче идарәсен югалта һәм каршы як полосага чыга. Иномарка каршыга килә торган ВАЗ-2107 автомобиленә бәрелә. Шуннан соң ул юл кырыена төшеп китә һәм әйләнеп каплана.

Авария вакытында ВАЗ-2107 машинасында барган нәни пассажир имгәнә - аның башы җәрәхәтләнгән, тәнендә бәрелгән урыннар бар, диелгән бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар