Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зур тизлектә бара торган көймә баржага бәрелгән, үлүчеләр һәм имгәнүчеләр бар

Сургут шәһәре янындагы елгада сигез кеше утырган көймә машиналар төялгән баржага килеп бәрелгән.

news_top_970_100
Зур тизлектә бара торган көймә баржага бәрелгән, үлүчеләр һәм имгәнүчеләр бар
https://sledcom.ru

Сургут шәһәре тирәсендә елгада көймә баржага килеп бәрелгән. Фаҗигадә дүрт кеше һәлак булган, тагын дүрт кеше имгәнгән, алар арасында өч яшьлек бала да бар. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Имгәнгән кешеләрне Сургут травматология үзәгенә китергәннәр. 

Якынча белешмә буенча, көймә зур тизлектә бара. Ул ярда туктап торган баржага килеп бәрелә. Баржада машиналар була. 

Канал көймәдәге кешеләр исемлеген хәбәр итте.

Һәлак булучылар:

  • Зятьков В. 64 яшь,
  • Братына Н. 39 яшь,
  • Сулимова В. 34 яшь,
  • Максимцев Т., 50 яшь.

Имгәнүчеләр:

  • Зятькова Т., яшь,
  • бала, 3 яшь,
  • Андрпиенко К., 42 яшь,
  • Козар А., 42 яшь.

Сургут.Информ фаҗиганең Черная елгасында булуын хәбәр итте.

«Вести» каналы хәбәр иткәнчә, көймә белән идарә итүче ир-ат урында ук һәлак булган. Ул йөк төялгән баржаны караңгыда күрмәгән буулы ихтимал. Тагын өч кеше яр буенда үлгән. Аларны судан алганнар, тик коткара алмаганнар, диелә бу хәбәрдә.

Россия Тикшерү комитеты сайтында әлеге фаҗига урыныннан фото чыкты. Сургут шәһәре янында Черная елгасында гадәттән тыш хәл булганнан соң, җинаять эше ачылган.

«Тикшерү версиясе буенча, 9 сентябрьдә кичке якта көймә туктап торган баржага бәрелә. Якынча белешмә буенча, көймәдә сигез кеше була, алар арасында бер бала бар. Бәрелешкәннән соң, дүрт кеше һәлак була. Урынга тикшерүчеләр барды, тикшерү эшләре дәвам итә», диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100