Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зур шатлыгыбыз бар» – ИлСаф гаиләсе бәби каршылаган

news_top_970_100
«Зур шатлыгыбыз бар» – ИлСаф гаиләсе бәби каршылаган

ИлСаф үзенең куанычы белән уртаклашты. Җырчы тагын бер тапкыр бабай булган. Аның кызы Энҗе икенче бәбиен алып кайткан.

«Зур шатлыгыбыз бар, дуслар. Бездә бүген зур бәйрәм – бәбигә исем кушу мәҗлесе. Кызым белән киявем икенче оныгыбызны алып кайттылар. Бәхетле, мәрхәмәтле, иманлы бала булып, әти-әни тигезлегендә үсеп, бәхеткә, шатлыкка күмелеп яшәргә насыйп булсын», – дип яза бәхетле бабай үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

«Зур бәхетләре белән туган бала булсын», «Котлыйбыз, ИлСаф бабай», «Хөрмәт иткән кешем, яраткан җырчым! Ихлас күңелдән шатлыгыгыз белән уртаклашам. Бәхетле бала булып, һәрвакыт әти-әнисен, бабасын, әбисен шатландырып яшәсен», «Төкле аягы белән килсен, сабый. Иманлы бала булып үссен», – дип котлыйлар аны сәхнәдәш дуслары да.

Энҗе – ИлСафның беренче никахыннан туган кызы. Җырчының икенче никахыннан ике улы үсә. ИлСаф «Интертат»ка элекке гаиләсе белән дә аралашуын, кызына даими ярдәм итүен сөйләгән иде. «Кызымның туен уздырдым, оештыру эшләрен тулысынча үз өстемә алдым. Торырга фатирлары бар, анда да минем өлешем зур. Ул яктан мин тыныч, бурычымны үтәдем. Тормышыма ямь өстәүче оныгым – Сәфинә бар. Ләкин, яшь булгач, үземне бабай кебек хис итмим», – диде ул. Интервьюны биредә укырга мөмкин:

Фото: © социаль челтәрдән

Фото: © социаль челтәрдән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100