news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Зур резонанс тудырды» - Данир Сабиров тамашачысын яңа образы белән гаҗәпләндергән

news_top

Юмор остасы, җырчы Данир Сабиров Уфада узган «Татар җыры» фестивалендәге тамашачыны үзенең яңа, гадәти булмаган образлары белән гаҗәпләндергән. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрдәге сәхифәсендә язды.

Артистка быелгы чарада, хәтта, ике – «Синең өчен» һәм «Әллә күпкә, әллә азга» җырларын башкару бәхете тәтегән.

«Синең өчен» җырын башкарганда плащлы образым зур резонанс тудырды! Бу образ үземә дә бик ошый, ә иң мөһиме ул чыгышка аерым бер атмосфера өсти. Икенче җырга күчкәндә плащны салып, тамашачы алдына бөтенләй башка образда чыгам. Шулай итеп, бер чыгыш кысаларында образым да, кәеф тә үзгәрә! Минемчә, артистның бурычы – тамашачыны гаҗәпләндерү. Әгәр синең турында сөйлиләр икән, димәк, син игътибар үзәгендә!

Иҗади командама талантлары һәм энергияләре өчен, ә «Татар җыры»н оештыручыларга чакырулары һәм шундый зур сәхнәдә тамашачылар белән кабат күрешү мөмкинлеге биргәннәре өчен зур рәхмәт! Яңа очрашуларга кадәр!» – дигән Данир Сабиров.

Ә сезгә плащлы Данир Сабиров ошыймы?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар