Алып баручы, музыкант Ильмир Ямаловка чираттагы дәүләт бүләге тапшырылган. Ул «Мәгарифтәге казанышлар өчен» медале белән бүләкләнгән.
Әнием гомере буе тәрбияче-педагог булды, хезмәттә генә түгел, тормыш үрнәгендә дә... Шуңа күрә мәгариф өлкәсендә хезмәт кую безнең тамырлардан килә дисәк тә була. Рәхмәт, әнием! 3 юнәлеш киселешен үзем бәйлим: фольклор, педагогика, мәдәният... Рәхмәт җитәкчеләребезгә. Зур планнар куеп алга атлыйбыз, – дип язган ул үзенең сәхифәсендә.