Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зур отышлар кешене бәхетле итәме: миллионнар отучыларның тарихлары

Акча тынычлыкны ярата. Әлеге кагыйдәне бозып, тормышларында зур суммалы призлар откан кешеләрне тапкан «Челнинские известия» сайты журналисты Ләлә Гайфетдинова аларның тарихлары белән таныштыра.

news_top_970_100
Зур отышлар кешене бәхетле итәме: миллионнар отучыларның тарихлары

2010 ел. Приз «Шевроле» автомобиле

Чит телләр укытучысы Эльмира Явгареева «Могҗизалар кыры» (16+) суперуенында катнашып, «Шевроле» автомобиле, Мисырга турюллама, тренажер, синтезатор һәм тузан суырткыч ота.

Шунысы кызык, тапшыруда катнашырга аны йолдызнамә этәргән: «Сезне азартлы уеннарда уңыш көтә», – дип вәгъдә ителә анда. Үзенә һәрвакыт бәхет елмаючан дип санаган Эльмира өчен сораулар авыр булмый, һәм ул хәлиткеч турга җиңел генә барып җитә. «Җир эшкәртүче» сүзен һәм тагын 2 сүзгә җавап табып, ул «Шевроле» автомобилен ота. 4 елдан соң алар ире белән әлеге машинаны сата һәм яңасын сатып ала.

Популяр «Могҗизалар кыры» телетапшыруы Эльмира Явгареевага күп кенә яңа, якты эмоцияләр бүләк иткән. Ул хәзер дә, элеккечә, туй фотографы булып эшләвен дәвам итә. Үзенең осталыгын һәм фантазияләрен фотоларга сала.

«Мин якынча 600 туйда эшләдем һәм барлык яңа өйләнешкән парларны хәтерлим. Бүгенге көнгә кадәр күпләре белән дус булып торабыз. Яшь парлар, аларның гаиләләре белән горурланам, уңышларына шатланам. Ә балалары туу турында хәбәрләр килгәч, бу тагын да куаныч бирә», – ди Эльмира.

2013 ел. Торак лотореясендә 2,5 миллион сум

2 баласы булган яшь гаилә арендага алынган фатирда яши һәм менә, көтмәгәндә, Яңа ел алдыннан алар торак лотереясендә 2,5 млн сум акча ота. Бәхетле билет 50 билет арасында була, аларны хатын почта бүлекчәсендә, «кара көнгә» дип калдырылган 5000 сум акчасын биреп алган була.

Алар 2 бүлмәле фатир сатып алалар. Кызганыч, соңыннан ир белән хатын аерылыша. Ире аңлатканча, ул бу акчаның файдасын күрмәгән һәм «акча хатын-кызларны боза» дигән фикергә килгән. Шулай да, киткәндә, үз өлешен алып киткән.

 

2020 ел. 2,5 миллион сумлык алтын коелма

Татар эстрадасы җырчысы, актриса Гөлназ Батталова «Геленджик алтыны» (16+) спорт телешоуында җиңү яулады. Ул төп бүләк – 1 килограмм алтын отты.

«Мин – даими хәрәкәткә күнеккән кеше: гастрольләр, чыгышлар, сәяхәтләр. Локдаунд вакытында миңа авыр булды, шуңа күрә мин скайп аша шоу кастингында катнашырга булдым. 85 катнашучыдан торган төркемгә эләктем, алар арасында парашютчылар, боксерлар, фитнес-тренерлар бар иде, ә мин спорт белән шөгыльләнми идем. Ә менә төшерү мәйданчыгында мин һичшиксез җиңәргә карар кылдым, мин – табигатем буенча көрәшче кеше», – ди Гөлназ.

Чаллы кызы 7 этапны уза һәм беренче булып тау башына менеп җитә. Гөлназга 3 сейфның берсен ачарга тәкъдим итәләр: анда 100 мең сумлык алтын тәңкә, 500 мең сумлык алтын кукуруз һәм 2,5 миллион сумлык алтын коелма була. Кыз иң зур бүләк салынган сейфны сайлый.

Әлеге бүләк ярдәмендә Гөлназ күптәнге хыялын тормышка ашыра һәм АКШ буйлап сәяхәткә чыга. Анда булачак ире белән таныша һәм аңа кияүгә чыга. Хәзер Лос-Анджелеста яши, эвент-хезмәтләр өлкәсендә үз эшен булдырган. Аның өч югары белеме бар, шуларның берсе – ГИТИС. Ул инглиз һәм рус телләрендә чаралар алып бара.

«Тормышта бәхет дигән әйбер бар, аңа һәркем ирешә ала, диваннан торып, алга барырга гына кирәк», – дип киңәш итә Гөлназ Батталова.

2022 ел. Милли лотереядә миллион сум

70 яшьлек Татьяна Станиславовна РФ Финанс министрлыгы оештырган милли лотерея билетын сатып алып миллионер була. Кызык өчен генә ул почтада 100 сумга бер билет ала һәм шунда ук җиңү яулый.

Ул приз өчен Мәскәүгә Беренче каналга бара, сәяхәт өчен телевидение хезмәткәрләре түли. Чаллылы ханым фатиры булмавын һәм шул акчага кечкенә генә булса да бүлмә сатып алырга ниятләвен әйтә. Ләкин ахыр чиктә башка карарга килә: акчасын улына яңа йорт сатып алу өчен бүләк итә. «Аның гаиләсе һәм балалары бар, аңа акча кирәгрәк, дип уйладым», – ди ул.

Пенсионер даими рәвештә почта бүлекчәсенә лотерея билетлары алырга килә һәм кабат уңышка өметләнә икән.

Фотолар мәкалә геройлары тарафыннан тәкъдим ителгән.

«Челнинские известия» сайтыннан тәрҗемә ителде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100