news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зур оешма генераль директорының мәете башсыз килеш табылган

news_top

Калий-магний тозларын чыгара торган компания генераль директорының мәетен Калининград янында, Гурьев районындагы Солнечное бистәсеннән ерак түгел урында башсыз килеш тапканнар. Бу хакта РИА Новости агентлыгына төбәкнең хокук саклау органындагы чыганак хәбәр иткән.

«Калий-магний тозларын чыгару компаниясе генераль директорының мәетен башсыз килеш Калининград янында, Гурьев районындагы Солнечное бистәсеннән ерак түгел урнашкан күпер астында тапканнар. Аңа буксирлау тросы беркетелгән булган», – дип белдерә чыганак.

Тикшерү комитетының төбәк идарәсе матбугат хезмәте әлеге мәгълүматны раслаган, тикшерү эше башланган.

«Калининградта яшәүче ир-атның үлем факты буенча тикшерү уздырыла», – дип хәбәр итә идарә матбугат хезмәте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар