Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зур миссиясен хаклап яшәгән татар ханымнарына багышлана»: Айгөл Гардисламовадан яңа җыр

news_top_970_100
«Зур миссиясен хаклап яшәгән татар ханымнарына багышлана»: Айгөл Гардисламовадан яңа җыр
"Татар-информ" архивы

Айгөл Гардисламова барлык татар хатын-кызларына багышланган җыр яздырган.

«Татар ханымнары» җырының сүзләрен Лилия Гыйбадуллина, көен Миләүшә Хәйруллина язган. 

«Бүгенге хатын-кыз нинди булырга тиеш?» дигән сорау бирсәләр, үзебезнең әбиләребез, әниләребез һәм тормышта очраган башка игелекле хатын-кызлар турында сөйлисе килә. Һәртөрле кыенлыкларда сынмаган, тормыш йөген үз җилкәсендә күтәргән ул буыннарның яшәеше бүгенге хатын-кызлар өчен һәрьяклап үрнәк. Ә хәзер заман башка. Ул чор апалары күтәргән авырлыклар юк та кебек. Цивилизация кул көче белән башкарыла торган күптөрле эшләрдән азат итте. Әмма, аңа карап, «тормыш җиңеләйде» дип тә булмый. Һәр чорның – үз авырлыгы, үз проблемалары, үз киртәләре... Ахыр чиктә, киләчәк буынны татар итеп үстерү – хәзер хатын-кызлар, аналар җилкәсендә һәм намусында.

Әлеге җыр җирдәге зур миссиясен хаклап яшәгән барлык татар ханымнарына багышлана», – дип яза ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100