Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зур җиделек» илләре Украинага куркынычсызлык гарантияләре турында документ кабул итте

news_top_970_100
«Зур җиделек» илләре Украинага куркынычсызлык гарантияләре турында документ кабул итте

«Зур җиделек» – «Большая семерка» – G7 илләре Украинага куркынычсызлык гарантияләре турында карар кабул итте. Бу НАТО илләренең Вильнюста узган очрашуында кабул ителде, дип яза ТАСС.

G7 төркеменә кергән илләр – АКШ, Бөекбритания, Германия, Италия, Канада, Франция һәм Япония, бу – формаль булмаган берләшмә. Быел бу төркемдә Япония җитәкчелек итә, шуңа документ хакында Япония премьер-министры Фумио Кисида хәбәр итте.

Озак сроклы куркынычсызлык гарантияләре турындагы документта коры җир, һава һәм диңгез өчен заманча хәрби техника бирү турында сүз бара. «Җиделек» корал бирү бурычын алды. Шулай ук алар разведка мәгълүматын тапшыру, киберкуркынычсызлык тәэмин итүне, хәрбиләрне өйрәтүне дә үз өсләренә алалар.

«Без Украина буенча йөкләмәләр алабыз, Украинаны бүген яклыйбыз һәм киләчәктә Россия агрессиясен тоткарлауны гарантиялибез... «Россия ягыннан хәрби һөҗүм булганда без Украинага ашыгыч ярдәм күрсәтәчәбез һәм Россиягә икътисади һәм башка яктан катлаулы шартлар тудырабыз», – диелгән документта.

Киев үз чиратында хәрби көчләрне контрольгә алырга йөкләмә ала.

«Җиделек»кә кергән илләр Россиянең бу илләрдәге активлары арестта калуын дәвам итәчәген искәртә.

Украина президенты Зеленский әйтүенчә, Франция президенты Макрон миналарга каршы чаралар вәгъдә иткән. Австралия бронемашиналар бирергә җыена, Нидерланд – очучыларны өйрәтмәкче. Швеция истребительләр бирә. АКШ президенты Байден еракка оча торган ракеталар бирү турында сөйләшәчәк, дигән АКШ президентының илкүләм куркынычсызлык буенча ярдәмчесе Джейк Салливан. Япония дроннарга каршы чаралар бирергә җыена.

Кичә Вильнюста НАТО илләренең утырышы узды. Анда НАТО илләре Россияне үзләре өчен иң зур куркыныч дип атады.

Бүген Вильнюста НАТОның генераль секретаре Йенс Столтенберг Украина-НАТО киңәшмәсенең беренче утырышын ачты.

Вильнюстагы очрашуда Украина НАТОга кабул ителмәячәге билгеле булды, чөнки Джейк Салливан әйтүенчә, бу – альянсның Россия белән сугышына китерәчәк. Шул ук вакытта Украинага НАТО керү шартлары җиңелләштерелде, шулай итеп, саммит нәтиҗәсендә Украина альянска якыйнайды, дияргә була.

Путинның матбугат секретаре Дмитрий Песков G7 илләренең Украинага гарантия бирүен «хаталы һәм куркыныч» дип атады, ул моның Россиянең иминлегенә янавын әйтте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100