Популяр алып баручы Айнур Сөләйманов икенче тапкыр әти булган. Әти кеше гаиләсе өчен куанычлы булган мизгелләрне үзенең сәхифәсендә күрсәтте. Тормыш иптәше Алинә һәм сабыйны бәби тудыру йортыннан каршы алырга Айнур олы улы һәм туганнары белән килгән.
«Бүген – 2026 елның 21 апрелендә безнең гаилә, туганнар, илебез өчен сөенечле вакыйга булды – дөньяга бер кеше туды, Сөләймановлар гаиләсе артты. Без бик шат, бик сөенәбез. Зур бәхет тотып торам кулларымда. Улыма иң изге теләкләребезне телибез. Алдагы көннәрдә улыбызга яхшы тәрбия бирергә язсын, илебез өчен файдалы, иманлы егет булып үссен.
Тормыш иптәшем Алинәгә бик зур рәхмәт. Без бергә һәм тагын да артырга насыйп булсын», – ди ул.
Сөләймановлар гаиләсен котлыйбыз! Улыгыз бу тормышка бәхете белән килсен, пар канатлы, сәламәт булып үссен!