Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зур бәлеш рецепты

«Татар халык ашлары» китабыннан шулпалы ит бәлеше рецепты тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Зур бәлеш рецепты
"Татар халык ашлары" китабы

Төче камыр өчен: савытка 2 йомырка сытып, тоз салып, 100 г үсемлек мае яисә атланмай, 200–250 мл су кушып, яхшылап болгатабыз. Аннары он (900 г) салып, камыр басабыз.

Эчлек: ит – 1,5–2 кг, бәрәңге – 1,5–2 кг, башлы суган – 300 г, шулпа – 400 мл, тәменчә тоз, борыч.

Эш барышы: Камырның дүрттән бер өлешен алып куеп, калган зуррак өлешен 4–5 мм калынлыкта таба кырыеннан бераз чыгып торырлык итеп җәябез.

Ит белән бәрәңгене шакмаклап турыйбыз һәм икесен бергә кушабыз. Ваклап туралган суган, тоз, борыч кушып болгатабыз. Әзер эчлекне табадагы камырга өеп салабыз һәм камырның кырыйларын күтәртеп бөгәбез. Аннары кечерәк камырны җәеп, бәлешнең өстенә ябабыз, читләрен чеметеп ябыштырабыз.

Капкачын уртадан тишеп, калган камырдан бөке әвәләп, каплап куябыз. Бәлешнең өстен майлап, мичкә тыгабыз. Мич кызу булып, бәлешнең өсте көя башласа, дымлы кәгазь ябарга мөмкин. Бәлешне 1–1,5 сәгать тотканнан соң, мичтән алып, бөкесен ачабыз һәм алдан әзерләп куйган шулпаны салабыз да, бөкесен ябып, пешеп чыкканчы мичтә тотабыз.

Бәлешне табынга үз табасында чыгарабыз.

Рецепт «Татар халык ашлары» китабыннан алынды. Китапны tatkniga.ru сайтында сатып алырга мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100