Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зур абзыйларга бер дә алай итми» – Фирдүс Тямаев тагын тәнкыйть утына эләккән

news_top_970_100
«Зур абзыйларга бер дә алай итми» – Фирдүс Тямаев тагын тәнкыйть утына эләккән
социаль челтәрләр

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаевны тагын тәнкыйть утына тотканнар. Кичә Казанда «Гаилә» үзәге янындагы сайлауга багышланган концерт программасында чыгыш ясар алдыннан, Фирдүс Тямаев үзенә күрә кызык оештырып йөргән. Ул төркемендәге биюче егетләргә шешә белән су тәкъдим итеп чыга да, иң ахырдан, суны берсенең өстенә сибә. Артисттан мондый «этлек» көтмәгән егетнең башта югалып калуы да сизелә. Дөрес, ахырдан, башкаларга кушылып, ул да көлә башлый.

Җырчының сәер «прикол»лары, тузга язмаган шаярулары бихисап күп. Әлбәттә инде, аларның күбесен халык аңламый. Бу юлы да Фирдүсне шәпләп сүккәннәр, юеш киемнәр белән сәхнәгә чыгарга мәҗбүр булган егетне кызганганнар.

«Очынгыч! Артыгын кыланма инде. Балалар бакчасы. Синең улыңа шулай итсәләр, нишләр идең?»;

«Дурдом! Бигрәк артыгын кылана. Шыр тиле»;

«Бер дә яхшы түгел. Бу егет сүз дәшми калды...»;

«Мин җилкә тамырыңа менеп төшәр идем. Бу егет бигрәк юаш икән»;

«Мәгънәсез»;

«Син җүләр, мин җүләр»;

«Артыгын эчеп ташладыңмы әллә?»;

«Зур абзыйларга бер дә алай итми. Малайларга гына. Шуларга гына көче җитә», – дип язалар җырчыны үз сәхифәсендә үк тәнкыйтьләп.

Барлык комментарийларга җавап итеп, Фирдүс: «Без бит шаярдык кына», – дип акланган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100