news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Бензинга чиратта тору аркасында килгән штрафлар гамәлдән чыгарылачак

news_top
Бензинга чиратта тору аркасында килгән штрафлар гамәлдән чыгарылачак
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Заправкада бензин салырга чиратта торганда, тукталыш һәм машина кую урыннары кагыйдәләрен бозган өчен салынган штрафлар гамәлдән чыгарылачак. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

«Мондый һәр очрак буенча Россия Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясенең барлык төбәк бүлекчәләрендә махсус карарлар кабул ителәчәк. Кагыйдә бозуның әһәмияте зур булмау яки шоферның чарасызлыктан шулай эшләргә мәҗбүр булуын исәпкә алып, мондый штрафларны гамәлдән чыгарачаклар», – дип язган ул социаль челтәрләрдә.

Штрафларны гамәлдән чыгару законда билгеләнгән тәртиптә була – прокурор тарафыннан шикаять яки протест аша башкарылачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар