Данир Сабиров командасында эшләүче журналист Зоя Солошинага тәкъдим ясаганнар. Тик бу – сез көткән һәм ул көткән тәкъдим булмаган. Бу хакта журналист социаль челтәрдәге сәхифәсендә сөйләгән.
«Узган атнада IТ паркта съемкалар иде. Данирны көтеп торганда, минем яныма бер егет килде. Яшь, карап торышка күңелгә ятышлы кеше. Таныштык, телефон номерын алды. Берәр ничек төшке аш ашарга килештек.
Шул ук кичне шалтыратты. Мине ошатуын һәм минем белән мөнәсәбәтләр корырга, очрашырга теләвен әйтте. Якындагы атнада вакытым булмавын әйтттем», – дип язган Зоя Солошина.
«Мәскәүдә бу тема киң таралган, һәм аңа нормаль карыйлар. Әйдә, букет-кәнфит чорына вакыт әрәм итмик. Сезнең матурлык процедураларыгыз, спортзалга йөрүегез айга күпмегә төшә? 150 мең чамасымы? Мин сиңа ай саен 300 мең сум түлим, һәм без синең белән очрашабыз, күңелле вакыт үткәрәбез», – дигән әлеге егет.
«Мин аптырап калдым. Миңа аның ни өчен акча тәкъдим итүе кызык булды. Ул миңа тышкы кыяфәте белән ошаган иде, болай да аның белән күрешергә әзер идем. Минем өчен хисләр мөһим, ә мондый формат кызык булмавын әйттем. Әмма минем журналист буларак кызыксынуым артты гына.
Бер атнадан ялларда төшке аш ашарга вакыт булуын әйттем. Җомга шалтыратышып сөйләштек, якшәмбе очрашырга булдык. Мин ресторан сайладым.
Бүген иртән шалтыратты да: «Зоя, без синең белән зурлар инде. Әйдә, минем өйдә очрашабыз, рестораннан ризыкка заказ бирербез. Ресторанда бер-беребезгә карап утыру нигә безгә? Без күрештек бит инде, син миңа ошадың. Зоя, сиңа мондый мөнәсәбәтләр кызыкмы? Сиңа юмарт ир-ат кирәкме?» – диде.
Мин канәгатьсезлек белдердем. Үзем дә җитәрлек акча эшләвем турында әйттем», – дип язган Зоя.
Журналистның язылучылары әлеге ир-атның мондый тәкъдим ясавын өйләнгән кеше булуына бәйли.