news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зорро һәм Рокко рольләрен башкарган танылган актер Ален Делон җитди авырый

Зорро һәм Рокко рольләрен башкарган танылган актер Ален Делон җитди авырый

news_top
Зорро һәм Рокко рольләрен башкарган танылган актер Ален Делон җитди авырый
Танылган актер Ален Делонга инсульт булган. Хәзер ул хастаханәдә ята. Бу турыда France Press агентлыгына сылтама белән "Газета.ру" хәбәр итте.

"Ален Делон Париждагы бер хастаханәдә өч атна дәвалана, аңа инсульт булган", диелә хәбәрдә.

Хәзерге вакытта артистның хәле стабиль дип бәяләнә.

Бүген актерның улы Энтони Делон әтисенең хәле турында журналистларга сөйләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Энтони Делон 83 яшьлек әтисенең Швейцариягә китүен, шунда реабилитация узуын сөйләгән.

Ален Делон туксанлап фильмда төшкән. Тамашачы аны «Зорро», «На ярком солнце», «Рокко и его братья» һәм башка геройлары аша белә. Аны 60-70 нче елларның секс-символы дип тә атаганнар. Ален Делон 2017 елда карьерасын тәмамлаган.

Ален Делон бик романтик видеоклип төшергән булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар