Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Зорькам, гафу ит мине…» - Фирдүс Тямаевның биюче кызы киткән

news_top_970_100
«Зорькам, гафу ит мине…» - Фирдүс Тямаевның биюче кызы киткән
Заринаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Фирдүс Тямаев төркемендәге Зарина исемле биюче кыз үзенең «Тямай бандасы»ннан китүен хәбәр итте. «Гастрольләр тормышыма нокта куярга булдым», - дигән ул социаль челтәрләрдә,  әмма төркемнән китүенең сәбәпләрен аңлатмаган. Зарина Тямаевка озын хат язган. Хатта абыйсына мәхәббәт тә, хөрмәт тә, ярату да бар.

Әлеге постны яза башлаганыма бер айдан артты. Язып бетерә алмадым, чөнки бу минем өчен бик тә авыр һәм хисле пост. Күпләр өчен минем сүзләрем сәер тоелыр. Булсын, ләкин бу минем хисләрем, кичерешләрем.

Беренче фотода 2017 ел. Бу минем Фирдүс абый белән төшкән иң беренче фотографиям. Сез анда 20 яшьлек, күзләре тулы курку булган, тыныч, зур шәһәрдә берялгызы калган, үз-үзенә бөртек тә ышанмаган Заринаны күрәсез.

Шул вакытта абый биючеләр җыям дип кастинг игълан итте. Мин озак вакытлар язарга кыймыйча йөрдем, үз-үземә ышанычым юк иде. Әмма көннәрдән бер көнне мин бу адымны ясадым һәм абыйга яздым. Абый миңа җавап биргәч һәм без очрашу турында килешкәч минем ничек шаккатканымны һәм шатланганымны белсәгез икән.

Очрашу бик авыр узды. Мин беренче тапкыр чит кешегә ачылдым. Һәм беләсезме, абый миңа ышанды. «Син булдыра алганыңны барысына да дәлилләячәксең әле», - диде ул миңа.

Мин тормышымның баштанаяк үзгәрүен сизми дә калдым. Репетицияләр, Сабантуйлар, банкетларда чыгышлар, менә без инде концертларга әзерләнәбез, менә алдымда искиткеч матур шәһәрләр, авыллар, яңа танышулар, гастроль тормышының күңелле һәм моңсу мизгелләре, көлешүләр, күз яшьләре. Мин гастроль тормышының кызыклы хатирәләре белән тагын бүлешермен әле. Ә хәзер Фирдүс абый сиңа рәхмәт әйтәсем килә. Тормышка курку катыш караган кечкенә кызчыкка ышаныч белдергәнең өчен. Мин хәзер бөтенләй башка кеше - зур, зирәк, үз-үзеңә ышанган, көчле, кыю.

Ышанычың, вакытында ачуланганың, тәрбияләгәнең, синең белән теләсә нинди темага сөйләшә алганым өчен, киңәшләрең, ярдәмең, мине яратканың һәм хөрмәт иткәнең өчен. Тормышымның мөһим мизгелләрендә син гел янәшәмдә булдың. «Тямай бандасы»нда булуым белән чиксез горурланам. Әмма миңа алга таба атларга вакыт. Минем гастроль тормышыма нокта куела. Миңа китүе бик авыр… гаиләдән китүе бик читен икән», - дип яза Зарина.

Хисле Фирдүс Тямаев ихлас язылган бу сүзләрне укып, күз яшьләренә буылган. 

Рәхмәт, сеңлем, яшьләрем ага. Үз кешеләремнең китүе бик авыр. Зарина, төркемемдә иң күбе сиңа эләгә иде. Гел сүгә идем, Зорькам, гафу ит мине. Мин бары тик синең тормышта ялгышлыклар җибәрмәвеңне, көчле булуыңны теләдем. Син минем өчен кызым кебек идең. Никахың вакытында тиздән синең миннән китәчәгеңне аңлап алдым. Ел дәвамында моңа әзерләндем . Рәхмәт, Зорькам, син минем төркемдә лаеклы эшләдең, тугры идең. Б…, менә тагын күз яшьләре. Рәхмәт, сине дә, Азатны да яратам», - дигән җырчы үз стилендә.

Комментарийларга караганда, Зарина чыннан да «Тямай бандасы»ның йолдызы булган икән. Бик күпләрнең әлеге яңалыктан кәефе кырылган. Бер төркем дусларын Заринаның китү сәбәбе кызыксындырган. Биючегә уңышлар теләүчеләр дә күп. «Тямаев мәктәбен узганнар беркайда да югалмый, Зариночка. Снең юлың идеаль һәм сине яңа биеклекләр көтә», - дип юатканнар аны.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100