Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зоопарктан качкан дөя ике фермерны үтергән

Дөя патруль машинасына да ташлана.

news_top_970_100
Зоопарктан качкан дөя ике фермерны үтергән
https://pixabay.com

Американың Тенесси штатында зоопарктан качкан дөя ике кешене үтергән. Хайван зоопаркта вольердан чыккан һәм фермерларга һөҗүм иткән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 10 мартта Обион штатындагы Ширли фермасында була. Имгәнгән ир-атлар үзләре полиция чакырырга өлгерә. Хокук саклаучылар килгәндә алар аңсыз була инде. Дөя исә үз ягына таба хәрәкәт итә торган бар нәрсәгә һөҗүм итә.

Полиция хезмәткәрләре имгәнгән кешеләргә ярдәм итмәкче була, тик дөя патруль машинасына ташлана. Аны йоклатып үтерергә туры килә.

Дөя һөҗүм иткән 42 яшьлек Бобби Матени һәм 67 яшьлек Томми Ганн исә һәлак була, табиблар аларның гомерен саклап кала алмый, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100