Зоопаркта селфи ясарга маташкан хатынны ана ягуар талаган
Зоопаркта селфи ясарга маташкан хатынны ана ягуар талаган
Американың Аризона штатындагы зоопаркка килгән
Вакыйга 9 мартта була. Бер хатын койма аша кереп, хайваннар яши торган вольерга уза. Шунда фотога төшмәкче була. Ана ягуар бу хатынга ташлана, очлы тырнакларын хатынның кулына батыра. Зоопарктагы башка кешеләр вольерга буш шешә ыргытып, җәнлекнең игътибарын икенче якка юнәлтә. Шул вакытта алар имгәнгән хатынны тартып чыгара.
Хатын авыртудан аның югалткан була. Урынга тиз арада табиблар килеп җитә. Аны хастаханәгә алып китәләр. Хәзерге вакытта бу хатынның тормышына куркыныч янамый.
Зоопарк вәкиле Кристи Моркум (Kristy Morcum) сүзләренчә, ягуар янына кергән хатын инде гафу үтенгән, үз гаебен таныган. «Ул үзен бик начар хис итүен, аның аркасында зоопарк турында начар фикер туганга гаепле булуын әйтә», — дигән зоопарк вәкиле.
Зоопаркның Твиттердагы рәсми аккаунтында хәбәр ителгәнчә, ягуарны үтермиләр. «Бу — кыргый хайван, читлек тирәли барьерлар куелган, алар кунакларның куркынычсызлыгы өчен эшләнә. Кемдер барьер аша кергән өчен, хайван гаепле түгел», диелгән бу хәбәрдә.