Мәскәү зоопаркы хезмәткәрен елан тешләгән. Ир-ат вафат булган, дип яза «SHOT» Телеграм-каналы.
Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, 35 яшьлек ир-ат еланнарны ашатканда аның бармагын аспид елан чага. Ир-атка ярдәм итәргә тырышып карыйлар, тик елан агуыннан аның йөрәге туктый.
Бу хәлдән соң Мәскәү зоопаркында тикшерү башланган. Вафат булган ир-атның туганнарына ярдәм күрсәтеләчәк.
Аспид еланнар – иң агулы еланнар семьялыгы. Алар чаккач, нерв системасы зарарлану, беренче чиратта сулыш алу үзәге параличлану аркасында, кеше бик тиз үлә.