Һиҗри календарь буенча зөлхиҗҗә ае башланды. Мөселман кешесе өчен иң олуг гыйбадәтләрнең берсе ул – хаҗ гыйбадәте. Хаҗ гамәлен зөлхиҗҗә аенда үтиләр. Бу айның үзенчәлекләре турында «Әниләр» мәчете сәхифәсендә аңлаталар.
Иң хәерле көннәр – шушы айның беренче ун көнлеге, бу көннәрдә кылган игелекләр Аллаһы каршында иң сөеклеләре булып тора, бу сүзләргә дәлил итеп: «Изге гамәлләрне көннәрнең кайсысында гына кылсалар да, Аллаһ аларны ул көннәрдә (ягъни зөлхиҗҗә аеның беренче ун көнендә) кылуны күбрәк ярата», – дип әйткән Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вә сәлләм.
Шушы хәерле көннәр – Коръән укырга зур мөмкинлек, садака биреп тә малыбызга бәрәкәт өсти торган зур игелек кыла алабыз. Туганлык җепләрен ныгыту нияте белән якыннарыбызның хәлләрен белеп кайту да яхшы. Тәсбих (сөбхәнАллаһ), тәхмид (әлхәмдүЛлиләһ), тәкбир (АллаһүӘкбәр) әйтүләрне ешайтырга кирәк.
Бу көннәрнең тагын бер үзенчәлеге шунда: тугызынчы көндә – бу көн Гарәфә көне дип йөртелә – ураза тоту да фазыйләтле гамәл (26 май).
Пәйгамбәребездән салләлллаһү галәйһи вә сәлләм Гарәфә көнендә ураза тоту турында сорагач, ул: «Бу көн уразасы үткән һәм киләчәк ел гөнаһларының гафу ителүенә сәбәп булып тора», – дип әйткән.
10нчы зөлхиҗә бәйрәм намазы укыла, корбан чалына (27 май). Гает намазын уку һәм вәгазь тыңлау өчен мәчеткә иртәрәк килергә тырышырга кирәк, диелә хәбәрдә.