
Зөлһиҗҗә ае, бигрәк тә аның беренче 10 көне, бик мөһим санала. 27 майда ахшам намазыннан соң зөлхиҗҗә ае башланды. «Хозур дин турында» телеграм-каналында шул хакта язалар.
Коръәндә Аллаһы Тәгалә болай ди:
[Иртән агарып килгән] Таң белән ант итәмен! [Зөлхиҗҗәнең башындагы] Ун төн белән дә [ант итәмен]!»
«Әл-Фәжр / Таң» сүрәсе, 89:1-2.
Зөлхиҗҗә аенда үтәргә кирәкле 7 гамәл
Ният кылу – һәр эшне башлар алдыннан, ниятегезнең Аллаһ ризалыгы өчен булуына инаныгыз.
Ураза тоту – айның беренче 9 көнендә ураза тоту бик зур саваплы. Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтенә өмет итеп, калган көннәрдә дә ураза тотарга тырышыгыз.
Күбрәк зекер кылу – Аллаһыны зекер итегез. Мәсәлән, тәһлил, тәкбир һәм тәхмид әйтегез.
Сәдака бирү.
Гарәфә көнендә ураза тоту һәм дога кылу – зөлхиҗҗә аенның 9 нчы көне – Гарәфә көне. Бу көнне ураза тоту 2 еллык гөнаһлардан азат итә.
Истигъфар әйтү – үзегезне камилләштерергә һәм Аллаһ яраткан гамәлләрне күбрәк кылырга ниятләгез.
Корбан чалу.