"Золушка" җырын җырлаучы Людмила Сенчина вафат
Россиянең халык артисткасы Людмила Сенчина бүген иртән Петербургта вафат булган.
Кайгылы хәбәрне Интерфакс агентлыгы җиткерә.
"Людмила Петровна бүген иртәнге тугызынчы яртыда шәһәр хастаханәләренең берсендә үлде. Ул ел ярым катлаулы авырудан интегә иде", - дигән Интерфакска аның продюсеры В.Андреев.
Л.Сенчина га 67 яшь тулган иде. Ул Совет һәм Россия җырчысы, актриса.
"Дни Турбиных" "Целую ночь соловей нам насвистывал...", "Полынь", "Добрая сказка" кебек фильмнары, "Золушка" җыры аша халыкка таныш.