Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Вәлиевага мәртәбәле исем биргәннәр

news_top_970_100
Зөлфия Вәлиевага мәртәбәле исем биргәннәр
Зөлфия Вәлиеваның шәхси аккаунтыннан

Тинчурин театры артисты Зөлфия Вәлиевага «Татарстанның халык артисты» дигән мәртәбәле исем биргәннәр.

«Рәхмәттән башка сүзем юк! Хезмәтемне күрә һәм бәяли белгәнегез өчен...» – дип шәхси аккаунтында сөенече белән уртаклашкан артист.

«Котлыйбыз! Дәрәҗәләрең үсеп, иҗатың ташып торсын», «Бәрәкәтле булсын! Яратам, хөрмәт итәм! Киләчәктә тагын да зуррак дәрәҗәләр булсын!», «Шатлыклы хәбәр. Син искиткеч. Кеше буларак та, артист буларак та!», «Ниһаять! Без би-и-ик шат сезнең өчен», «Мең тапкыр лаек!» –  дип артистны тәбрикләгән виртуаль дуслары.

Без дә бу теләкләргә ихластан кушылабыз. Иҗат чишмәгез саекмасын, ә гөрләп аксын, Зөлфия ханым!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100