Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Вәлиева котлаулар кабул итә

news_top_970_100
Зөлфия Вәлиева котлаулар кабул итә
Фото Зөлфия Вәлиеваның шәхси аккаунтыннан

Татарстанның халык артисты бүген гомер бәйрәмен каршылый.

Туган көне уңаеннан Зөлфия ханым социаль челтәрдәге сәхифәсендә бәләкәй чагындагы аклы-каралы фотосын куеп, болай дип язган:

« – Сезнең балагыз туды!

Әти:

– Малай?!!!

– Юк!

– Ә кем???» – дип әтисе белән булган мәзәк хәлне искә алган ул.

«Ә чынлыкта мин әтинең яраткан кызы», – дигән артист.

Виртуаль дуслары аңа изге теләкләрен, җылы сүзләрен ирештергәннәр. Исәнлек, иминлек, гаилә бәхете, иҗади уңышлар теләгәннәр.

Берәү исә Зөлфиянең кечкенә вакытта төшкән сурәтенә карап, нәни Зөлфиянең чәчләре бик сирәк булуына ишарәләп: «Ул бантик нәрсәгә эләгеп тора икән?» – дип көлгән.

«Ул тасма тарихы бик кызык. Әнинең миңа аны тагып фотога төшерәсе килгән. Ә мин аны әллә ничә тапкыр атып бәргәнмен. Менә бантик минем башымда ятып торган мәлне тиз генә тотып алганнар. Чәчкә эләкмичә генә», – дип хатирәләре белән уртаклашкан артист.

Зөлфия ханымны без дә туган көне белән тәбриклибез. Барлык изге теләкләргә кушылабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100