news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Вәлиева белән күңелсез хәл: «Минем кебек куркаклар бармы?»

news_top
Зөлфия Вәлиева белән күңелсез хәл: «Минем кебек куркаклар бармы?»
Фото: "Татар-информ" архивы

Кәрим Тинчурин театры актрисасы Зөлфия Вәлиева гаиләсе белән Төркиядә ял итеп кайткан. Тик аэропортта шактый гына вакыт утырырга туры килгән, чөнки чемоданнары югалган.

«Бары тик җиргә төшкәч кенә мин яңадан туган кебек булам, әйтерсең лә миңа тагын яшәү мөмкинлеге бирделәр. Минем кебек куркаклар бармы?» – дип шатланып хәбәр итә ул самолеттан төшүләре турында.

Соңыннан ул 3 чемоданының берсе югалуын әйтә. Кызганычка, анда очып китәсе көнне сатып алынган татлы күчтәнәчләр булган. Алар чемоданны озак кына көтеп торган, әмма ул табылмаган. Шуннан алар, югалу турында гариза язып, өйләренә кайтып китәргә мәҗбүр булган.

Зөлфия Вәлиева хуҗаларыннан соңрак «кайткан», югалган чемоданнарның санын күреп шаккаткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар