Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Шакирова яшь булып калу серен әйтте

news_top_970_100
Зөлфия Шакирова яшь булып калу серен әйтте
Фото: "Татар-информ" архивы

«ТНВ» телеканалында Лилия Кадыйрованың «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова гел яшь һәм гүзәл булып калу сере белән уртаклашты.

«Пластик операцияләргә – «юк» дим, мин стоматологка да барырга куркам. Гомерем буе 1 сәгать гимнастика ясыйм, битемә дә ясыйм. Үземне формада тотарга, бәлки, ул да ярдәм итәдер. Кибет «маска»ларын кулланганым юк, үзем ясыйм. Менә берсенең генә рецепты белән бүлешәм», – диде җырчы үзен һаман да 17 яшьлек кыз кебек хис итүен искәртеп.

1 аш кашыгы салкын сөткә әз генә желатин салырга һәм микроволновкада җылытып алырга, ул эреп бетә. Шунда С витамины салырга. Бу «маска»ны 1 ай буе көн дә, аннары атнага 1 ясарга. Ә ярты елдан соң тагын кабатларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100