Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Шакирова ирен 14 ел аралашмаган үги әнисе белән дуслашырга күндерү турында сөйләде

news_top_970_100
Зөлфия Шакирова ирен 14 ел аралашмаган үги әнисе белән дуслашырга күндерү турында сөйләде
Фото: "Татар-информ" архивы

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалындагы «Сөйләшергә вакыт» тапшыруында Зөлфия Шакирова Җәвитне 14 ел аралашмаган үги әнисен гафу итәргә күндерүе турында сөйләде.

«Җәвит абыең белән тормышыбызның беренче көненнән үк авырлыклар башланды. Туй көнне иртәнге 10да килергә тиешле егет кичке 5тә генә килеп җитте. Ул вакытта телефоннар да юк иде, ул белешкән автобус башка эш белән китеп барган. Ул икенчесен тапкан, ә анысы юлда ватылган

Туй көнне минем әниләрне озатып җибәрдек тә, безне урамга куып чыгардылар. Җәвитнең Казанга китәсе булгангамы, өйдә сүз булыпмы, шулай итеп, без бер күлмәктә урамга чыгып киттек. Бу – август ае, көчле яңгыр ява. Урамнан җитәкләшеп, елый-елый китеп барабыз. Бөтен халык тәрәзәдән карап калды. Бозлы яңгыр ява. «Борчылма, Зөлфүшем! Безнең алда барысы да яхшы булачак. Артыңа борылып кара әле», – диде ул вакытта да. Артка борылып карасам, ике катлы салават күпере чыккан. Минем андыйны ул вакытта күргәнем юк иде.

Авыл башында безне шаһит егет иске «Москвич» белән көтеп тора иде. Аларга барып кундык. Шул көнне әниләргә кайтырга кыен булды, авылдашлардан кыенсындык. Шуннан соң икенче көнне «Зил» машинасына мин, Җәвит, шаһит егет, йөртүче утырдык. Яңгыр коя, юл юк, машина капланды. Мин ишек янында ук утыра идем, зур гәүдәле ир-атлар минем өстемә ауды. «Шушы кияүгә чыгып үләргә тиеш булганмындыр», – дип елап җибәрдем.

«Кичтән кайтырсыз дип уйлаган идем, андагы хәлләрне аңлаган идем», – диде әни. Җәвитнең бит инде үз әнисе түгел. Әлбәттә, ялгышулар була. Инде без аны кичердек», – дип, бик үк күңелле булмаган хатирәләрне яңартты җырчы.

14 елдан соң Зөлфия Шакирова ире Җәвитне үги әнисе белән дуслаштырган.

«Минем әти-әни исән. Мин – бишенче төпчек бала, иркәләнеп, матур гаиләдә тәрбия алдым. Җәвит белән әти-әнием янына кайтабыз. Миңа рәхәт. Бу хәл минем күңелемне кырып тора иде. Җәвит тә минем кебек туган җирен сагынадыр, үзләре салган өйгә керәсе, кайтасы киләдер, дип уйлый идем. Аның туганнарына кайта идек, зиратка бара идек. Ике урамлы гына авыл. Җәвит бакча башына чыга да туган йортына карап тора иде. Күңелендә таш йөртә, дип уйлый идем.

Без зиратка кайтып йөри идек. Ә зират Җәвитнең туган нигезе бакчасы артында гына. Безгә Җәвитнең үги әнисеннән туган энекәше очрады, тирес түгеп йөри. «Абый, әйдә өйгә керәбез», – ди. «Юк, кермибез», – диде Җәвит.

«Җәвит, керәбез. Болай итеп йөреп булмый. Керәбез, безнең гаебебез юк», – дим. Машина тулы күчтәнәч. Әнисе безне күргән, каршы алды. Җәвит минем артка качарга тырыша. Әнисе мине, Җәвитне дә кочаклап алды. Өйгә керсәк, бәлеш пешкән. Берни булмагандай утырдык та чәй эчтек. Чабып барган ат та абына. Ул бит тел, сүз чыгып ычкына, аны җыеп алып булмый. Бу миңа дәрес булды: тел – шундый алама әйбер икән, аннан чыгып очканны берничек тә юып булмый», – дип сөйләде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100