news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Зөлфия Шакирова: «Җәвитнең бер генә кимчелеге бар...»

news_top
Зөлфия Шакирова: «Җәвитнең бер генә кимчелеге бар...»
"Татар-информ" архивы

Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар «Туган тел» телеканалы өчен эксклюзив әңгәмә биргән. Журналист иҗади пардан озак еллар бергә дус-тату яшәүләренең сере белән кызыксынган. Видео социаль челтәрләрдә чыкты. 

Журналист: «Җәвит абый, Зөлфия апа, сезнең менә сәхнәдә дә, сәхнә  артында да мәхәббәт. Ничек шулай яшәп була ул?»

Җәвит Шакиров: «Без аны борычлап, тозлап куйдык. Ул бозылмый».

Зөлфия Шакирова: «Консервировать итеп куйдык. Яши башлаганыбызга 35 ел инде. Ә 35 ел ул 70 ел. Яки Җәвит белән бер ел яшәү үзе ике елга тиң. Тагын бер 70не түзсәм, Аллаһы боерса.

Җәвит Шакиров: «Түзсәм ди, ә үзенең әле яшисе килә минем белән».

Журналист: «Зөлфия апа, әйдәгез, Җәвит абыйның өстенлекләрен түгел, кимчелекләрен тамашачыларга сөйләп үтик әле. Җәвит абый үпкәләми ул, мин аны беләм». 

Зөлфия Шакирова: «Җәвит абыеңның бер генә кимчелеге бар – йоклаганда гырлый. 35 ел инде оркестр астында йоклыйм».

Җәвит Шакиров: «Беләсеңме ни өчен гырлыйм, хатын-кызның көндез күп сөйләшүенә компенсация ул гырлау».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар