Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның аш-су остасы Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевка үзе пешергән чәкчәкне тапшырган

news_top_970_100
Казанның аш-су остасы Башкортстан блогеры Рөстәм Нәбиевка үзе пешергән чәкчәкне тапшырган

Казанда яшәүче татар халык ашларын 30 елдан артык пешерүче, 5нче разрядлы кондитер-технолог Зөлфия Идрисова Башкортстан блогеры, соңгы вакытта ике кулында иң биек тауларга менүче буларак танылган Рөстәм Нәбиев өчен махсус чәкчәк пешергән. 

Рөстәм Нәбиевнең Казанга килгәнен туры китереп, Зөлфия ханым махсус пешергән чәкчәген тапшырып та өлгергән.

 

Фото: © Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрдәге битеннән

Зөлфия ханым чәкчәкне Рөстәм менгән тау исемнәре (Эльбрус, Манаслу, Килиманджаро һ.б.) язылган әләмнәр белән бизәгән, иң югарыга блогерның сынын һәм ул хезмәт иткән Һава десанты гаскәрләре әләмен куйган.

«Минем мотиваторым өчен бүләк. Рөстәмгә сокланам. Бу видеода чәкчәк пешерү процессы да бар», – дип язган аш-су остасы.

Рөстәм Нәбиев бүләкне социаль челтәрләрдә күреп, аш-су остасына рәхмәтен белдергән иде. «Зөлфия апа, һуш китмәле булган бит бу. Бик зур рәхмәт сиңа», – дип җавап язган ул.

Социаль челтәрдән кулланучылар аш-су остасы Зөлфия Идрисованың «алтын куллы» булуына сокланган.

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 февраль 2023
    Исемсез
    Молодец, Золфия ханым! Чэкчэк бик матур булган, тэме дэ тэмнедер, шиклэнмим!!! Мин узем дэ сокланам бу егеткэ, гаилэсенэ! Молодцы, Ростэм! Исэн-сау булыгыз!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100